Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының чираттагы утырышы узды

2008 елның 28 ноябре, җомга

28 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының чираттагы утырышын үткәрде. Көн тәртибенә "Аерым категория гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чараларын күрсәтү һәм Татарстан Республикасында Гаилә елының башлангыч нәтиҗәләре" мәсьәләсе куелды.

Утырыш эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, социаль яклау органнары вәкилләре, дин әһелләре һәм башкалар катнашты.

Минтимер Шәймиев утырышны ачып җибәреп, Гаилә елының уңышлы гына азагына якынлашуын һәм ел дәвамында башкарылган күптөрле изге файдалы эшләр өчен, шәхсән үзе исеменнән, Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән рәхмәтен җиткерде. "Иң мөһиме, без коры формальлектән качып, реаль нәтиҗәләргә ирештек. Элекке елларны узып баручы елга йомгак ясаганда, нәтиҗәләрне яңгыратып, елны тәмамлап, яңа елны игълан итә идек. Хәзер исә узып баручы елга шактый җитди хисап ясыйбыз, билгеләнгән планнарның чын мәгънәсендә тормышка ашуы сөендерә. Без үз эшебезгә күпкә җаваплырак карый башладык", - дип белдерде Президент.

Утырышта төп доклад белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады. Ул ярдәмгә мохтаҗ булган аз керемле гаиләләргә, ятимнәргә, инвалидларга багышлап оештырылган төрле хәйрия акцияләренә күзәтү ясады, гаиләләргә күрсәтелгән социаль яклау чаралары турында сөйләде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе Гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәге мөдире Фирая Сабирова "Репродуктив сәламәтлекне тернәкләндерү - балалар тууын арттыру алшарты" темасына докладын тәкъдим итте. Әлмәт муниципаль районыннан ике инвалид бала тәрбияләүче Рамилә Зәйнуллина һәм Лаеш балалар йортыннан чыккан Рөстәм Кайдриков үзләренә кагылышлы проблемалары белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International