Татарстан Ирландиянең төрле өлкәләрдәге эш тәҗрибәсе белән кызыксына. Бүген Татарстан һәм Ирландия арасында хезмәттәшлекне ныгыту турында Казан Кремлендә, ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең очрашуында сүз барды.
Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Казан дәүләт университеты ректоры - ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Мәгъзүм Сәлахов, Ирландия ягыннан Илчелекнең коммерция мәсьәләләре буенча беренче секретаре, Ирландиянең сәүдә һәм технологияләр буенча советының Россия буенча җитәкчесе Майк Хоган, Ирландия Илчелегенең икенче секретаре Питер О`Коннор, "Сепам" компаниясенең Россия буенча төбәк директоры Джо Марри һәм башкалар катнашты.
Минтимер Шәймиев очрашу башында билгеләп узганча, Ирландия ничек итеп көндәшлеккә сәләтлегә әверелергә кирәклекне күрсәтүче ил булып санала. "Татарстан да башка төбәкләр белән чагыштырганда уңышлы гына үсеш алган республика, әмма сездә фәнни-техник прогресс күпкә алга киткән, нанотехнологияләр өлкәсендә дә сез югары үрләргә ирешкән ил", - дип мөрәҗәгать итте Президент Ирландиянең РФ ге вәкилләренә.
Тимур Акулов журналистларга әйтеп узганча, Ирландия Илчесенең соңгы 5 елда Татарстанга беренче тапкыр килүе. "Ирландиялеләр мәгариф, фән өлкәсендә реформалар уздыру зарурлыгын анык аңлап эш итә. Ирландия һәрвакыт зур тизлек белән үсешкә омтылды. Аларда IT-технологияләр, нанотехнологияләр өлкәсендә дә алгарыш күзәтелә. Татарстанның Ирландия белән хезмәттәшлек урнаштыруда кызыксынуы зур. Без бу илнең төрле юнәлешләр буенча тәҗрибәсен өйрәнергә телибез", - ди ул.
Бүген Джастин Харман Казан дәүләт университетында заманча Ирландия темасына лекция белән чыгыш ясаячак. КДУда Ирландия язучысы Д. Джойс күргәзмәсе ачылуы ниятләнә. Иртәгә Илченең ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев белән очрашуы, "Идея" инновацияле-җитештерү паркына баруы көтелә.