Татарстан Согуд Гарәбстаны һәм Катар Дәүләте белән элемтәләрне ныгытуны кайгырта

2008 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

27 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Али Хәсән Җәгъфәр һәм Катар Дәүләтенең Россия Федерациясендәге вакытлыча ышанычлы вәкиле Абдулла Мөхәммәд Әл-Дербасти белән очрашты.

Очрашуда ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре буенча совет рәисе Ренат Вәлиуллин, Россия Ислам Университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте Рәисенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Рамил Юнысов катнашты.

Минтимер Шәймиев мактаулы кунаклар белән очрашуына шат булуын белдереп, "Россия - Ислам дөньясы" конференциясен үткәргәндә Согуд Гарәбстанында күрсәтелгән җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәтен җиткерде. "Сезнең илдә мин һәрвакыт җылы караш һәм безнең белән хезмәттәшлек итү теләген тоям. Кыска вакыт эчендә Илче вазифасында Татарстанга инде өченче тапкыр килергә вакыт табуыгыз, күп нәрсә турында сөйли. Россия Ислам Университетының 10 еллык юбилеена Казанга килүегез безнең өчен сөенечле күренеш", - ди Президент.

Тимур Акулов журналистларга билгеләп узганча, Татарстан өчен иң мөһиме - Гарәп илләре белән шәхси элемтәләрне тагын да ныгыту. "Хезмәттәшлек икътисад өлкәсендәге проектларда да чагылыш табар дип өметләнәбез", - дип белдерде Тимур Акулов.

Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлегенә килгәндә, 2007 елда тышкы сәүдә әйләнеше күләме 10,4 миллион АКШ долларын тәшкил иткән. Татарстаннан Согуд Гарәбстанына җир өсте транспорты (4 миллион доллардан артык) һәм бөртекле культуралар (6 миллион долларга якын) җибәрелгән. Согуд Гарәбстаны Корольлеге предприятиеләре һәм оешмалары белән республиканың "Татнефть", "КАМАЗ" ААҖ, "КамЭнергоРемонт-Холдинг" ҖЧҖ ләре хезмәттәшлек алып бара.

Татарстан-Катар элемтәләре турында сөйләгәндә, узган ел нәтиҗәләре буенча Катарның Татарстан Республикасы сәүдә партнерлары арасында 61 нче урында торуын билгеләп узарга кирәк. Татарстаннан Катарга соңгы тапкыр 1,17 миллион АКШ доллары күләмендә автомобильләр 2005 елда озатыла. 2003 елга кадәр һәм 2005 елдан соң Татарстан Республикасы һәм Катар Дәүләте арасында тышкы сәүдә әйләнеше алып барылмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International