Минтимер Шәймиев Татарстанның иң яхшы гаиләләрен бүләкләде

2008 елның 28 ноябре, җомга

28 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Татарстан горурлыгы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Конкурсның барлык җиңүчеләре дә театрга үзләренең күп санлы балалары белән килгән иде. Аларга ишек янында төрле төстәге шарлар тараттылар.

Минтимер Шәймиев хәбәр иткәнчә, Гаилә елы кысаларында игълан ителгән “Татарстан горурлыгы” конкурсында республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 1008 “җәмгыять ячейкасы” катнашкан. 182 гаилә бәйгенең республика этабында катнашты, аның барышында биш номинация буенча 3 иң яхшы гаилә ачыкланды. “Татарстан горурлыгы” конкурсында җиңү яулаган һәр гаилә көнкүреш техникасы сатып алу өчен 15 мең сумлык сертификатка ия булды.

“Без бүген үзебез кылган игелекле эшләргә нәтиҗә ясарга, шуның белән беррәттән хәзер башкара торган эшләргә тагын ниләр өстәп була икән дип уйланыр өчен җыелдык”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев “Минем гаиләм – минем байлыгым” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләр алдыннан.

Хәйрия елының логик дәвамы булган Гаилә елына нәтиҗәләр ясап, Татарстан башлыгы кыска гына вакыт эчендә шактый эшләр башкарылуын ассызыклады. Аерым алганда, Минтимер Шәймиев мохтаҗларны инвалид коляскалары, тыңлау аппаратлары, ә аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү акциясенең уңышлы төгәлләнүен билгеләп үтте. Татарстан башлыгының сүзләренә караганда, балалар йортларында тәрбияләнеп чыгучыларны торак белән тәэмин итү буенча республика программасы эшли башлаган, аның нигезендә һәр балага 18 түгел, ә 33 квадрат метр торак мәйданы тиеш.

Минтимер Шәймиев шулай ук республикада балалар йортларыннан тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең саны елдан-ел арта баруын ассызыклады. Шуңа бәйле рәвештә соңгы өч елда Татарстанда 7 балалар йорты ябылды. Быел гына да опека органнарына 1309 гаилә тәрбиягә бала алу нияте белән гариза биргән.

Чыгышының ахырында Минтимер Шәймиев “Татарстан горурлыгы” конкурсын оештыручылар, анда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм “Минем гаиләм – минем байлыгым” (күп балалы гаиләләр арасында) номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Әлеге номинациядә Буа районыннан Шәфигуллиннар гаиләсе (алар 7 бала тәрбияли, сигезенче сабыйлары туарга тора), Лаеш районыннан Ермолколар гаиләсе (8 бала) һәм Казаннан Ибраһимовлар гаиләсе (шулай ук 8 бала) җиңү яулады.

“Тормышка юл ата-ана йортыннан башлана” номинациясендә ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләр билгеләп үтелде. Әлеге номинациядә җиңүчеләрне ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов котлады, ул республика җитәкчелегенең тәрбиягә бала алган гаиләләргә булышуын дәвам итәчәген һәм әлеге өлкәдәге хәлне яхшыртачагын ассызыклады.

“Тормышка юл ата-ана йортыннан башлана” номинациясендә Нурлат районыннан Звегинцевлар гаиләсе (алар 9 бала тәрбияли, 5се – үзләренеке, 4сен тәрбиягә алганнар), Яңа Чишмә районыннан Хәйдәровлар гаиләсе (14 бала, 8е – үзләренеке, 6сын тәрбиягә алганнар) һәм Актаныш районыннан Шәйхетдиновлар гаиләсе (6 бала, 3се – үзләренеке, 3сен тәрбиягә алганнар) җиңде.

Шәйхетдиновлар гаиләсе физик мөмкинлекләре чикләнгән өч баланы тәрбиягә алган. “Тормышка юл ата-ана йортыннан башлана” номинациясендә җиңүчеләрнең барысына да алтын йөрәкне гәүдәләндергән шарлар, ә балаларга йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.

“Хезмәт династиясе” номинациясендә җиңүчеләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Гөлнара Сергеева бүләкләде. Бу номинациядә Әлмәт районыннан Зиминнар нефтьчеләр династиясе, Яшел Үзән районыннан педагог Ширяевлар һәм Теләче районыннан ат үрчетүче Гыйниятуллиннар билгеләп үтелде. Зиминнар гаиләсенең гомуми хезмәт стажы (аларның 6 баласы, 17 оныгы һәм 25 оныкчыгы бар) – 678 ел, Ширяевлар гаиләсендә барлыгы 19 укытучы, аларның гомуми хезмәт стажы 505 ел тәшкил итә. Гыйниятуллиннар гаиләсе ике спорт мастерын, өч Россия чемпионын тәрбияләп үстергән.

“Ныклы гаилә – көчле дәүләт” номинациясендә җиңүчеләрне Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының ТР законнары текстларының татар һәм рус телләрендә бердәйлеген билгеләү комиссиясе рәисе Роберт Миңнуллин бүләкләде.

Әлеге номинациядә Түбән Кама районыннан Гайнемхәмитовлар гаиләсе, Якуповлар гаиләсе (рәссамнар) һәм Маклыгиннар гаиләсе (икесе дә Казаннан) җиңү яулады. Гайнемхәмитовлар гаиләсе фольклор ансамбле тамашачыларны үзләренең җырлары һәм биюләре белән шатландырса, Маклыгиннар гаиләсе күп санлы укучылар ярдәмендә ике рояльдә Штраус, Римский-Корсаков һәм башка танылган композиторлар музыкасына импровизация ясады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Рубин” футбол клубы президенты Александр Гусев “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. “Татарстанда искиткеч спорт инфраструктурасы булдырылган, ул 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасын уздырганнан соң тагын да яхшырачак”, - дип ассызыклады А.Гусев. “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” номинациясендә Казаннан Сорокиннар гаиләсе (академик ишү), Балтач районы һәм Казаннан Әхмәдиевлар гаиләсе (татар милли көрәше) һәм Чаллыдан Пермитиннар гаиләсе (җиңел атлетика) җиңүче дип табылды.

Әлеге номинациядә җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң республиканың иң зур спорт командаларын (“Рубин”, “Ак Барс”, УНИКС, “Зенит-Казан” һәм башкалар) тәкъдим итүче спортчылар үз гаиләләре белән сәхнәгә чыкты. Бертуган Әхмәдиевлар аларга Гаилә елыннан Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына эстафета тапшырды.

Универсиада костюмнары кигән кызлар башкаруындагы спорт гаиләсе турындагы җыр тантананың финал аккорды булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International