29 ноябрь көнне Казанга РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин килде. Аэропортта аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Сергей Степашин Казан аэропортында журналистларга белдергәнчә, Татарстан Хисап палатасы – Россиядә иң яхшылардан берсе. “Бүгенге катлаулы финанс шартларында мондый көчле органнар бик тә мөһим һәм актуаль”, - диде РФ Хисап палатасы башлыгы. Аның сүзләренә караганда, бүген ТР Президенты белән очрашу барышында хәзерге вакытта илдә урнашкан вәзгыять хакында фикер алышыначак, “ул куркыныч булмаса да, бик катлаулы”. Икътисади кризис дөньядагаы бөтен илләргә дә кагылды. РФ Президенты йөкләмәсе буенча Хисап палатасы инвестиция проектларының ничек эшләве, РФ субъектларындагы хәлләрнең торышы хакында даими мониторинг үткәрә.
“Без ТР Президенты белән фикер алышачак темаларның тагын берсе Казанда узачак Универсиадага кагыла, - дип ассызыклады Сергей Степашин. – Россия алдында берничә зур спорт вакыйгасын кабул итү бурычы тора. Универсиада, анда катнашучыларның саны буенча, Олимпия уеннарыннан һич тә калышмый. Хәзерге вакытта финанс өлкәсендә килеп туган проблемаларны исәпкә алып, бюджет чыгымнары яңадан каралачак. РФ Премьер-министры Владимир Путин белдергәнчә, без иң җитди инвестиция проектларына игътибар юнәлтергә тиеш. Минем карашымча, Татарстанда узачак Универсиада – иң җитди проектларның берсе”.
“Без РФ Хисап палатасы белән бик тә конструктив мөнәсәбәтләр урнаштыруга ирештек, аның ТР Хисап палатасы белән хезмәттәшлек моделе Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә дә җәелдерелә башлады, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. – Хәзерге вакытта әлеге тәҗрибә муниципаль берәмлекләргә дә тарала, ә бу бик тә мөһим, чөнки чыгымнар һәм керемнәр, нигездә, урыннарда формалаша”.
ТР Президентының сүзләренә караганда, хәзерге вакытта җирле үзидарә органнары үзләренең мөстәкыйль булуларын аңлады. “Аларның җире, мөлкәте бар, инвесторлар килә. Кызганычка каршы, финанс ягыннан хокук бозуларга да юл куела һәм мондый очраклар аз түгел”, - дип ассызыклады ул. РФ Президенты Дмитрий Медведев коррупциягә каршы җитди көрәш алып бару бурычын куйды. “Без бу мәсьәләдә Сергей Степашинның принципиаль позициядә торуын беләбез”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Республика башлыгы финанс кризисы темасына да игътибар юнәлтте. Аның фикеренчә, соңгы елларда яхшы эшләгән төбәкләр финанс кризисыннан аеруча нык интегә. “Татарстан үзендә җитештерелгән продукциянең 60 проценттан артыгын читкә чыгара. Нефть продуктларына бәяләр ике мәртәбә кимеде, аларга базарда ихтыяҗ азайды. Тагын бер мисал – республика каучук базарында да мөһим урынны били, ә автомобиль сәнәгатендә исә үсеш темплары акрыная, шиннарга сорау кими. Моннан өч ай элек КАМАЗда машиналарга чират торалар иде, ә хәзер кирәгеннән артык тауар җыелды”, - диде республика башлыгы.
“Без өч еллык бюджетны әлегә кризиска бәйле төзәтмәләр кертмичә кабул иттек, әмма 2009 елның беренче кварталы яки ярты еллыгы нәтиҗәләре буенча аңа төзәтмәләр кертергә туры килергә мөмкин. Чыгымнар фактик керемнәр буенча билгеләнәчәк”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, Татарстанның 2008 елдагы эчке төбәк продуктының фаразланган күләме 1 триллион сум тәшкил итәчәк. “Татарстан кебек локомотив-төбәкләр әлеге локомотивлар туктап калмасын өчен ярдәм алырга тиеш”, - диде республика башлыгы.
“Мин бу мәсьәләдә Минтимер Шәймиевне хуплыйм. Владимир Путин принципиаль позиция билгеләде: бюджет акчалары барысына да җитмәячәк. Татарстан – Россия Федерациясенең иң алга киткән һәм нәтиҗәле төбәкләреннән берсе”, - дип ассызыклады Сергей Степашин.
Ул шулай ук 2009 елның июнь аенда Казанда РФ Муниципаль контроль-хисап органнары берлегенең VIII конференциясе узачагын әйтте.