15 декабрьдә өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык өченче утырышы үз эшен дәвам итә. Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.
Билгеле булганча, агымдагы елның 26 ноябрендә башланган 43 нче утырышта бер төркем закон проектлары каралмый калган иде. Бүгенге сессиянең көн тәртибенә аларга өстәп тагын кырыктан артык мәсьәлә чыгарылды.
Аерым алганда, депутатларга РФ Конституциясенә карата төзәтмә турындагы "Россия Федерациясе Президенты һәм Дәүләт Думасы вәкаләтләре вакытын үзгәртү турындагы" РФ Законына һәм РФ Конституциясенә карата төзәтмә турындагы "Дәүләт Думасының Россия Федерациясе Хөкүмәтенә карата күзәтчелек вәкаләтләре турындагы" РФ Законына карата үз мөнәсәбәтен белдерергә, "Татарстан Республикасының 2008 елга бюджеты турындагы" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проектын һәм "Татарстан Республикасының 2008 елга Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проектын, "ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проектын беренче укылышта карарга һәм кабул итәргә кирәк булачак.
Татарстанның Гаилә кодексы, республикада хезмәтне саклау белән бәйле закон проектлары икенче укылышка чыгарыла.
Көн тәртибендәге бер төркем закон проектлары муниципаль районнар территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләүгә кагылышлы.
Бүген узачак утырыш агымдагы елда ахыргысы булачак. Анда ТР Дәүләт Советының "Татарстан Республикасы законнарының гамәлдә булу нәтиҗәлелеге турында"гы карарының үтәлеше, парламентның 2008 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү көтелә.