Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Рафис Хәбибуллинга һәм Дәүфит Хәмәдишинга погоннар тапшырды
2008 елның 16 декабре, сишәмбе
16 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, РФ Президенты Указы нигезендә, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллинга "эчке хезмәт генерал-майоры" һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишинга "эчке хезмәт генерал-лейтенанты" званиеләре погоннарын тапшырды.
Минтимер Шәймиев яңа званиеләргә лаек булган Рафис Хәбибуллинны һәм Дәүфит Хәмәдишинны дәүләт бәхете өчен тугрылыклы хезмәтләре өчен тәбрикләп: "Кешене һәрвакыт хөрмәткә лаеклы эшләре таныта", - дип билгеләп узды.
Рафис Хәбибуллин 1963 нче елның 2 октябрендә Апас районы Пучинке Енай авылында дөньяга килә. СССР Эчке эшләр министрлыгының Омски югары милиция мәктәбен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Идарә академиясен тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1984 елда, Совет Армиясе сафларында хезмәтен тәмамлаганнан соң, Апас районы эчке эшләр бүлегендә милиционер вазифасында башлап җибәрә. Рафис Хәбибуллин II дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнгән.
Дәүфит Хәмәдишин 1959 нчы елның 1 гыйнварында Мөслим районы Баек авылында дөньяга килә. Эчке эшләр органнарындагы хезмәте, 1980 елда, Яр Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсе патруль-пост хезмәте полкында аерым рота милиционеры вазифасында башланып китә. 1987 елда СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлый. Шулай ук II дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орден медаленә ия.
2008 елның 16 декабре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз