Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Татарстан Республикасының икътисадын дөньякүләм финанс кризис шартларында үстерүне тәэмин итү буенча Республика комиссиясе утырышы узды. Утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары, республиканың зур предприятие җитәкчеләре катнашты.
Минтимер Шәймиев үзенең кереш сүзендә дөньякүләм финанс кризисының беренче көннәреннән үк ТР Хөкүмәте карамагындагы Икътисади советның килеп чыккан проблемалы мәсьәләләрне оператив рәвештә каравын билгеләп үтте. Бу эшне дәвам итеп, 29 декабрьдә ТР Президенты Указы белән Татарстан Республикасының икътисадын дөньякүләм финанс кризис шартларында үстерүне тәэмин итү буенча Республика комиссиясе оештырылды.
"Дөньякүләм финанс-икътисади кризис шартларында безнең төп бурычыбыз - социаль кризисны булдырмау", - дип ассызыклап үтте республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, предприятиеләрдә җитештерү мәҗбүри рәвештә туктатылу яки эштән азат ителү җиле кагылган кешеләр ярдәмсез калырга тиеш түгел.
Комиссиянең 2009 елдагы беренче утырышына 2 мәсьәлә чыгарылган иде. Алар барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүне тәэмин итү һәм ТР хезмәт базарындагы вәзгыять белән бәйле.
"Безнең өчен иң мөһиме - салым түләүләренең гыйнвар башыннан керүе. Гадәттә гыйнварда тоткарлыклар күзәтелә иде, алар, бернигә карамастан, булмаска тиеш", - дип ассызыклап үтте Президент.
Аның сүзләренә караганда, дөньякүләм финанс кризисы китергән нәтиҗәләргә Татарстанда бирелгән бәя дөрес булып чыккан. Дөньякүләм кризистан бигрәк тә федерациянең соңгы елларда яхшы үсеш кичергән һәм экспортка юнәлеш тоткан төбәкләре күбрәк зыян күрәчәк. Татарстан - мондый төбәкләрнең берсе булып тора.
Татарстан Республикасының икътисадын дөньякүләм финанс кризисы шартларында үстерүне тәэмин итү буенча Республика комиссиясе финанс, икътисади, җитештерү һәм социаль өлкәләрдә кризиска каршы чараларны тормышка ашырганда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, башкарма хакимиятнең федераль органнарының территориаль органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итү, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән эшләү өчен оештырылды.