Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Тиздән Казанда “Мәгариф. Карьера” традицион күргәзмәсе ачыла
2009 елның 23 марты, дүшәмбе
8-10 апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә “Мәгариф. Карьера” традицион күргәзмәсе эшләячәк. Югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлауга юнәлеш бирүче бу күргәзмә быел 9 нчы тапкыр үткәрелә. Чараны ТР Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Казан шәһәре мэриясе оештыра.
“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, күргәзмәнең үзенчәлеге Татарстан мәгариф системасының инновация мөмкинлекләрен тәкъдим итүдән гыйбарәт. Бүген заман икътисадның барлык тармаклары өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүне таләп итә. Шул җәһәттән күргәзмә эш бирүчеләрдә дә, һөнәр сайлау алдында торган мәктәп укучыларында, аларның ата-аналарында, педагогларда да зур кызыксыну уята.
Ел саен ул 40 меңнән артык кешене үзенә җыя. “Мәгариф. Карьера” югары сыйныф укучылары һәм ата-аналарга вузлар, аларга укырга кабул итүтәртибе турында тулы мәгълүмат бирү белән беррәттән, уку йортларына абитуриентлар сайларга булыша. Ел саен биредә белем бирүнең кластер моделенә игътибар юнәлтелә, һөнәри әзерлекнең өзлексез һәм күп баскычлы циклы тәкъдим ителә.
2008 елгы күргәзмәдә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновски, Уфа һ.б. шәһәрләрдән 118 уку йорты, предприятие катнашкан иде. Бирегә килүчеләргә вузлар, техникумнар, һөнәр училищелары, кадрлар агентлыклары, мәшгульлек үзәкләре мәгариф, эш белән тәэмин итү өлкәләрендә үз хезмәтләрен, индивидуаль программаларын тәкъдим итте. 3 көн эшләү дәверендә анда катнашкан уку йортлары, предприятиеләрнең 90 проценттан артыгы үз максатларына ирешкән иде. Шуңа күрә аларның күпчелеге быелгы күргәзмәдә кабат катнашырга теләк белдергән.
Быел күргәзмәдә “ачык ишекләр” көннәренә төп игътибар биреләчәк. Махсус экспозицияләрдә югары һәм урта уку йортлары, һөнәр училищелары, мәктәп, гимназияләр, мәктәпкәчә учреждениеләр, эстетик тәрбия бирү үзәкләре, музыка мәктәпләре, спорт секцияләре, икенче югары белем алу, чит илләрдә белем алу мөмкинлекләре, квалификация күтәрү курслары, индивидуаль уку программалары, кадрлар агентлыклары, мәшгульлек үзәкләре хакында тулы мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Бирегә килүчеләр игътибарына шулай ук тәрбия һәм белем бирүнең заманча ысуллары, мәктәпкәчә белем, тәрбия һәм белем учреждениеләре өчен җиһазлар, уку әсбаплары, канцелярия товарлары тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәнең эшлекле программасында мәгариф учреждениеләрен презентацияләүгә, фәнни-гамәли конференцияләргә, семинарларга зур урын бирелә.
МА "Татар-информ", 2009 елның 23 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз