23 март көнне ТР Гидрометеорология һәм мониторинг идарәсе Бөтендөнья метеорология көнен билгели

2009 елның 23 марты, дүшәмбе
Һәр елның 23 мартында Бөтендөнья Метеорология Оешмасы һәм дөнья метеорология бердәмлеге Бөтендөнья метеорология көнен билгеләп үтә. Бүген Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм мониторинг идарәсендә шул уңайдан матбугат очрашуы да үткәрелде. Идарә башлыгы Сергей Захаров очрашуда билгеләп үткәнчә, бу көн "Һава торышы, климат һәм без сулый торган һава" дигән шигарь белән уза. Моннан тыш 2009 елның 23 марты, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, беренче тапкыр Россия Гидрометеорология хезмәте хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.

Очрашуда идарәнең һава торышын фаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина билгеләп үткәнчә, Татарстан гидрометеохезмәте тарафыннан ачыкланган һава торышы күрсәткечләре беренче тәүлектә - 96-98, икенче һәм өченче тәүлекләрдә 93-95 процентка кадәр дөрес була. Ә куркыныч штормнар һәм метеорология күренешләре 95-100 процентка хәтле раслана. 2008 елда Татарстан Республикасында 28 куркыныч күренеш күзәтелгән, аларның 12се икътисад тармагына сизелерлек зыян салган.

Ирина Трущина сүзләренчә, климатның җылына баруы турындагы сорау хәзер берәү дә шик уятмый. "Климатик факторлардан һава температурасы үзгәреп тора", - дип белдерде ул. 2008 елда республикада уртача еллык һава тепературасы нормадан 2,3 градуска артыграк булган һәм 5,7 градус тәшкил иткән. Һава температурасы 12 айның тугызында нормадан авышкан, бигрәк тә март һәм ноябрь айлары җылы булган.

Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм мониторинг идарәсе игътибарында шулай ук һаваның сыйфатын тикшерү дә тора. Билгеле булганча, шәһәрләрнең пычраклыгы бөтен дөнья проблемасына әйләнә бара. Татарстанның зур сәнәгать предприятиеләре үсеш алган Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә һаваның пычрану дәрәҗәсе "югары" һәм "бик югары" дип бәяләнә. Идарә хезмәткәрләре сүзләренчә, уңай булмаган метеорология шартларында һаваның пычраклыгын ачыклау һәм бу чорда һавага зарарлы матдәләрнең чыгуын күзәтчелектә тоту шәһәрләрдә һава бассейны торышын яхшыртуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International