Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан милициясе кадрларын әзерләүче институт 35 еллыгын билгеләп үтә
2009 елның 23 марты, дүшәмбе
21 март көнне Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты коллективы вузның 35 еллыгын билгеләп үтә.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтындагы бәйрәм тантанасында ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Мари Эл Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе җитәкчесе Александр Вайда, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Наил Сафиуллин, ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Венер Сәлимов, ТР буенча эчке эшләр министры киңәшчесе Рафил Ногъманов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты җитәкчесе Фоат Зиннуров, институт курсантлары, республиканың эчке эшләр органы хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.
Фоат Зиннуров үз чыгышында: “Безнең уку йортының уңышлы эшчәнлек алып бара башлавына 35 ел булды. Милиция кадрларын әзерләүче вуз бай матди-техник базасы һәм көчле укытучылар составы булу нәтиҗәсендә үз дәрәҗәсен саклап калды. ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге безнең уку йортын тәмамлаучы кадрлар белән канәгать дисәм, ялгышмам, дип уйлыйм. Бу елларда безнең тарафтан 7 меңнән артык белгеч әзерләнде, аларның 5 меңе югары юридик белемле. Беркайчан да ирешелгән уңышлар белән тукталып калырга ярамый, Татарстан милициясе хезмәткәрләренә булган таләпләр көн саен арта гына, шуңа күрә укыту процессында кайбер үзгәрешләр булырга мөмкин. Аерым алганда, 2013 елда Универсиада үткәрелү сәбәпле, милиция хезмәткәрләренә чит телләр өйрәтүгә зур игътибар биреләчәк”, - диде.
ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров барысын да юбилей белән котлады, фән һәм педагогика эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе котлау сүзеннән соң Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан юридик институтының укытучылар составына дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.
Милиция подполковнигы, Эчке эшләр бүлегенең административ эшчәнлек һәм идарә кафедрасы өлкән укытучысы Гадел Сөләйманов РФ Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы грамотасы белән бүләкләнде.
Милиция полковнигы, кафедра мөдире Марат Гарәфетдинов, милиция полковнигы, институт ϰҗитәкчесенең хокукый эшләр буенча ярдәмчесе Елена Долгополова, милиция полковнигы, читтән торып уку бүлеге җитәкчесе Рөстәм Насыйров “Данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.
Милиция подполковнигы, икътисади теория, хокукый статистика, математика һәм информатика кафедрасы профессоры Гөлнара Һадиуллина “Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесенә ия булды.
Бәйрәм тантанасын Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, “Иволга” балалар ансамбле, “Сәйдәш” бию ансамбле һәм Татарстан республикасы буенча Эчке эшлр министрлыгының “Хорошее настроение” ансамбле чыгышлары тагын да ямьләндерде. Курсантлар да кунаклар өчен бәйрәм программасы әзерләгән иде.
Традиция буенча бәйрәм концерты институт гимны белән тәмамланды.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 23 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз