Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективына яңа министр тәкъдим ителде
2009 елның 20 марты, җомга
20 мартта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективына яңа министр Равил Зароповны тәкъдим итте һәм элеккеге министр Александр Когогинга башкарган эше өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коллективка министрны тәкъдим итеп, Рөстәм Миңнеханов яңа җитәкчене болай сыйфатлады: "Равил Зарипов - кризис шартларында эшләү тәҗрибәсе булган профессиональ җитәкче".
ТР Премьер-министры министрлык һәм яңа министр алдында торган бурычларны билгеләде. "Кризис чорында бурычлар тагын да катлаулырак - производствоны, эш урыннарын саклап калырга кирәк. Сәнәгать предприятиесендә хезмәт куючы белгеч берничә ай дәвамында тәҗрибә туплый, тупланган потенциалны югалтмаска кирәк. Өстәмә кыйммәт банкларда түгел, предприятиеләрдә башкарыла. Сәнәгать производствосы - икътисадның нигезе", - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов Александр Когогинга башкарган эше өчен рәхмәт белдерде. "Җитештерүдә хезмәт куючы Когогинны җитәкче эшенә чакыру минем идея иде. Александр Когогин эшкә күп яңалыклар кертте. Ул үзе дә күп нәрсәгә өйрәнде. А.Когогин безнең командада хуҗалык эшендә хезмәт куячак", - дип хәбәр итте Премьер. Александр Когогин, үз чиратында, ТР Премьер-министрына күрсәткән ышанычы өчен рәхмәт белдерде. "Миңа башкарган эшем өчен оят түгел. Министрлык коллективына нәтиҗәле уртак эшебез өчен зур рәхмәт. Без бергәләп яңа министрлык - Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырдык, аның эш сыйфатын даими яхшыртып тордык.
Министрлык республикада беренчеләрдән булып ИСО 9001:2000 сыйфат сертификаты алды. Әмма бу сыйфатны арттыру буенча эшнең башы гына. Хәзер бу яңа министрга бәйле булачак", - диде ул.
Равил Зарипов ТР Президенты һәм ТР Премьер-министрына күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. "Мин үз алдыма нәтиҗәле эшләү бурычын куям. Министрлык тарафыннан күп нәрсә эшләнде инде, мин аларны сакларга һәм арттырырга тырышачакмын", - диде яңа министр.
ТР Премьер-министры Равил Зариповка яңа эшендә уңышлар теләп, министрлык коллективына характеристика бирде. "Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында үз эшенең осталары хезмәт куя, министрның барлык урынбасарлары да һөнәри һәм оештыру эшендә зур мәктәп узды", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 20 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз