Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Фәрит Мөхәммәтшин ИФО Закон чыгаручылар ассоциациясенең XIX утырышында катнашты
2009 елның 27 феврале, җомга
27 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пензада Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең Закон чыгару (вәкиллекле) органнары җитәкчеләре ассоциациясенең XIX утырышында катнашты.
Ассоциация утырышының көн тәртибенә РФ дәүләт хакимияте органнары һәм аның субъектлары тарафыннан күрелүче кризиска каршы чаралар турындагы мәсьәлә кертелгән иде. Љлкә Хөкүмәте бинасында узган утырышта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, РФ Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Куприн дөньядагы финанс кризисының тискәре нәтиҗәләрен киметү һәм әлеге эшчәнлекне закон белән тәэмин итү буенча бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. Сәнәгать предприятиеләренең торышын анализлау Идел буе федераль округының кайбер төбәкләрендә җитештерү күләмнәренең 40 процентка кимүен күрсәтә, автомобиль төзелеше тармагында, дәүләт оборона заказын үтәүче предприятиеләрдә дә проблемалар бар. Шуңа да карамастан, округның төбәк хакимиятләре үз өсләренә алган барлык социаль йөкләмәләрне 100 процентка үти. Бүгенге көндә төп бурыч – икътисадның реаль секторына ярдәм күрсәтү. Ђлеге уңайдан бюджетка кагылышлы законнар һәм банк системасының норматив–хокукый документларына төзәтмәләр кертергә кирәк, дип саный Идел буе федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстандагы вәзгыятьне оптимальләштерү максатыннан күрелүче кризиска каршы кайбер чараларны билгеләде. ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Хөкүмәте каршындагы Икътисади совет җитәкчелегендәге дөньядагы финанс кризисы шартларында ТР икътисады үсешен тәэмин итү буенча Республика комиссиясенең башкарган эше билгеләп үтелде.
Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, салым түләүчеләрнең билгеле бер категорияләренә салымны киметү дәүләт ярдәменең нәтиҗәле чарасы булырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, икътисади кризисның яңа дулкыны бурычларның артуына китерәчәк, һәм бу вәзгыятьтә кулланучыларны яклау механизмнары кирәклеге көн кебек ачык.
Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт базарын тотрыклыландыру, халыкны эш белән тәэмин итү буенча алда торган бурычларга да тукталды. ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, торак йортлар һәм юллар төзү, эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру икътисадтагы кризис күренешләрен җиңүдә универсаль корал булып тора, чөнки алар яңа эш урыннары булдыра. Татарстанда төзелештә ирешелгән темпларны киметмәү һәм бернинди кыенлыкларга да карамастан, социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруны дәвам итү турында карар кабул ителде. Ђ Республикада гамәлгә ашырылучы торак йортларны капиталь ремонтлау программасыннан Татарстанда кризиска каршы гына түгел, бәлки зур социаль нәтиҗә көтәләр, чөнки ул 25 меңгә якын кешене эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы закон чыгаручыларының игътибарын янә төбәкләрдә федераль структураларның санын кыскарту кирәклегенә юнәлтте. Мисал өчен, Татарстанда гына да республика ведомстволары эшчәнлеген кабатлаучы федераль ведомстволарның дистәләгән территориаль органы эшләп килә. “Төбәк дәрәҗәсендә күрелгән чаралар кризисның нәтиҗәләрен берникадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шуның белән бергә, федераль бюджет ярдәменнән башка халык алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән алга килеп басачак”, – дип йомгаклады үзенең чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 27 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз