Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Фуат Мансуровны “Музыкальное обозрение” газетасы Россия дирижерлык мәктәбенең патриархы буларак “Ел шәхесе” дип атады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2008 елның гыйнварында Фуат Шакир улы Мансуровка 80 яшь тулды. Композитор узган елның 50нче елларында танылу алган совет дирижерларының данлыклы плеядасына карый. Алар арасында Е.Светланов, А.Кац, М.Эрмлер, А.Жюрайтис, В. Дубровский кебек шәхесләр бар.
Фуат Мансуровның иҗаты Алма–Ата, Казан һәм Мәскәү шәһәрләре белән бәйле. 1960 елда ул Алма–Атада Казакъстанның әйдәп баручы иҗат коллективлары: Абай исемендәге опера һәм балет театрын, симфоник оркестрны җитәкләде. 1968 елда Зур театрда дирижерлык итте. Шул ук елны Муса Ќәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрын, ә 1989 елда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрын җитәкләде. Экспертлар фикеренчә, әлеге коллектив Россиянең иң яхшы 5 төбәк оркестры арасына керә.
Узган ел ахыры – быелның башында Фуат Мансуров чакырылган дирижер сыйфатында Ульяновск, Киев һәм София оркестрлары белән Италия, Испания, Швейцария һәм Нидерланд кебек илләрдә гастрольләрдә булды. Аның алдагы планнарында – Смоленск, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә концертлар белән чыгыш ясау, Зур театрда “Царская невеста», «Сильфида», «Анюта», «Жизель» спектакльләрендә дирижерлык итү.
Быел шулай ук Мариин театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Валерий Гергиев, композитор Родион Щедрин, музыка тәнкыйтьчесе Ирина Муравьева, Россия Дәүләт симфоник капелласының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Валерий Полянский, Россия Дәүләт симфоник капелласы солисты һәм фаготчысы, Мәскәү консерваториясе профессоры Валерий Попов, Россия Концерт оешмалары берлеге Советы рәисе Михаил Бирман, социолог Евгений Дуков һәм музыка белгече Валентина Холопова “Ел шәхесе” дип табылды.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.