Сайлау көнне Казанда җәмәгать траспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк

2009 елның 27 феврале, җомга
1 март, ял көне булуга карамастан, 6.00 сәгатьтән 22.30 сәгатькә кадәр Казанда шәһәр транспорты пассажирларга гадәти эш көне графигы буенча хезмәт күрсәтәчәк. Шул рәвешле, IV чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда юлда халыкка тоткарлык булмасын өчен, барлыгы 1216 автобус, 154 троллейбус, 120 трамвай үз маршрутлары буенча линияләргә чыгачак. Болардан тыш, бистәләрдә һәм Казанның еракта урнашкан районнарындагы сайлаучыларны сайлау участокларына район хакимиятләренә махсус билгеләнгән 33 автобус ташыячак.

Казан мэриясеннән алынган әлеге хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, Россия гражданнары булган һәм Татарстан территориясендә яшәгән транспорт хезмәте күрсәтүче автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар да үзләренең сайлау хокукыннан мәхрүм ителми: алар тавыш биргән арада эшләп тору өчен автотранспорт предприятиеләрендә резервтагы хезмәткәрләрдән кизү төркемнәре оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International