Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: "Республика активлары ышанычлы кулларда булырга тиеш"
2009 елның 20 марты, җомга
Берничә көн элек ТР Президенты Указы нигезендә Азат Хамаев ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнгән иде. 20 мартта Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов яңа министрны коллективка тәкъдим итте.
Азат Хамаевны коллектив өчен яңа кеше дип әйтеп булмый. Биредә 3 ай дәвамында министрның беренче урынбасары булып эшләү дәверендә ул үз кешегә әйләнгән инде. Азат Хамаев бу постта Валерий Васильевны алмаштырды. Элеккеге министр хәзер дүртенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, парламентның Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе. "Ул кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт системалы эш алып барды, үрнәк булды. Без аңа уңышлар телибез", -ди Премьер-министр.
Хөкүмәт рәисе белдергәнчә, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бик үзенчәлекле һәм анда эш бик катлаулы. Биредә республиканың барлык активлары саклана. Шуңа күрә анда әзерлексез кешеләр килә алмый. Бу яңа министрга зур җаваплылык өсти. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, зур тормыш мәктәбе узган, икътисадның реаль секторында эшләгән, кайчандыр Дәүләт Думасы депутаты булган Азат Хамаев бу җаваплылыкны алырга әзер кеше. "Министр Татарстан мәнфәгатьләре өчен хезмәт итәргә тиеш. Иң мөһиме: республика активлары ышанычлы кулларда булырга тиеш", -дип белдерде Премьер. Ул белдергәнчә, палаталар, муниципалитетлар белән эшләү, министрлык алдында өстенлекле юнәлеш булып кала. Хөкүмәт рәисе яңа җитәкчегә уңышлар теләде.
Азат Хамаев, үз чиратында, үзенә ышаныч белдергән өчен ТР Президенты һәм Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләре җиткереп, аны акларга вәгъдә бирде. "Республиканың җир һәм мөлкәт ресурсларын сакчыл тотарга, хокук саклау органнары һәм халык тарафыннан дәгъвалар булмасын өчен тырышырга йөкләмә алам. Министрлык алдына куелган бурычларны үтәр", -дип ышандырды яңа җитәкче.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 20 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз