Казанда ил базарын үзебезнең продукция белән тәэмин итүгә багышланган бизнес-форум узачак

2009 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
3 мартта “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Язгы мода һәм стиль атналыгы”на туры китереп бизнес форум узачак. Ул ил базарын үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итү һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренә эш урыннары булдыруда дәүләт ярдәме мәсьәләләренә багышлана.

Бизнес форумны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре берлеге РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы булышлыгында оештыра. Ђлеге җыенның максаты – ТР һәм РФ дәүләт идарә органнарының, үзебезнең товар җитештерүчеләрнең икътисади кризис шартларында ил базарын тотрыклыландыру өчен уртак позициясен эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International