Удмуртиядә Татарстан мәдәнияте һәм әдәбияты көннәре узачак

2009 елның 27 феврале, җомга
Татарстан мәдәнияте һәм әдәбияты көннәренең максаты — Удмуртиядә татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендәге эш белән танышу, киләчәктә бу өлкәдә уртак эшчәнлек өчен мөмкинлекләр барлыгын өйрәнү.

Татарстанны анда җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, журналистлар һәм артистлар тәкъдим итәчәк.

Татарстан мәдәнияте һәм әдәбияты көннәре кысаларында Можга шәһәрендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтәрияте идарәсенең күчмә утырышы да уза. Татарстан делегатлары шулай ук “түгәрәк өстәл” утырышларында, танылган җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, һәвәскәр композитор, автор-башкаручы Илгиз Кадыйровның 70 яшьлек юбилей кичәсендә дә катнаша. Ижау шәһәрендә кунаклар булачак татар гимназиясе бинасын карый һәм татар укучылары белән дә очраша, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International