Дмитрий Козак "ТР Электрон Хөкүмәте" программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты
2009 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
25 февраль көнне ТР Министрлар Кабинетында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак "ТР Электрон Хөкүмәте" программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты.
Тәкъдир итүдә Татарстан республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды" дәүләт корпорациясе рәисе - генераль директоры Константин Цицин, Россия Федерациясенең төбәкләр үсеше министры урынбасары Сергей Круглик катнашты.
"ТР Электрон Хөкүмәте" программасының соңгы төзәтмәләрен ТР Мәгълүмати технологияләр үзәгенең генераль директоры Николай Никифоров тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, "ТР Электрон Хөкүмәте" системасына 3000нән артык оешма һәм 954 муниципаль районның 900е тоташкан. Электрон документ әйләнешен кулланылышка кертү дәүләт хезмәткәрләренең ИТ-технологияләргә мөнәсәбәтен үзгәртте. Хәзерге вакытта Татарстанның 6000нән артык дәүләт хезмәткәре үз эшчәнлекләрендә электрон документ әйләнеше һәм электрон имза куллана.
Хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан, дәүләт күчемсез милек кадастрыннан квитанция алу, чит ил һәм Россия Федерациясе гражданины паспортын рәсмиләштерүгә гариза алу, төрле пошлина һәм штрафлар түләү белән бәйле хезмәтләргә, хәтта никахны теркәргә дә электрон рәвештә язылып булачак.
Шулай ук ТР Хөкүмәте вице-премьерына М7 федераль трассасында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрне коткару координациясе системасы тәкъдим ителде, аны Татарстан территориясендә агымдагы ел уртасында кертү планлаштырылган. Система спутник навигациясе чараларын файдалана.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.