ТР ТКХны реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фондыннан капремонтка 4,71 млрд. сум акча алды
2009 елның 25 феврале, чәршәмбе
25 февраль көнне ТР Министрлар Кабинетында 2008 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы һәм Торак–коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды арасында төзелгән килешүгә кул куелды. Аның нигезендә, республика Фондтан 2009 елда ТР территориясендә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 4,71 миллиард сум акча алачак.
Документны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм “Торак–коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды” дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин имзалады.
Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып 2008 елда үткәрелгән капиталь ремонтның нәтиҗәләре турында хисап тотты һәм 2009 елга заявка бирде. Бүген исә Торак–коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды РФ төбәкләре арасында иң беренче булып Татарстан белән 2009 елда капиталь ремонт программасын финанслау турындагы килешүне имзалады.
2009 елда Татарстан Республикасында торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын финанслау күләме 9,7 миллиард сум тәшкил итә, шуның 4,7 миллиарды – фонд, 3,45 миллиарды – республика бюджеты, 1,1 миллиарды – җирле бюджетлар, 486 миллион сумы милекчеләрнең акчалары. Гомуми мәйданы 7,9 миллион квадрат метр тәшкил иткән 2 мең 344 күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла.
Килешүгә кул куйганнан соң, Казанга рәсми визит белән килгән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак журналистларга 2009 елда Татарстанда торак фондын капиталь төзекләндерү программасы Россия төбәкләре арасында иң киң колачлысы, дип белдерде. Дөньядагы финанс кризисына да карамастан, Торак–коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан 2009 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын финанслау күләме кимемәячәк.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.