Язның беренче көнендә “Масленица” традицион бәйрәме үткәрелә

2009 елның 27 феврале, җомга
28 февраль көнне 11.00 сәгатьтә Казанның Аккош күле янындагы урманлыгында башланып китәчәк “Масленица” бәйрәме 1 март көнне 11.00 сәгатьтә халыкны “Юность” мәдәният йорты (Химиклар ур., 11), 12.00 сәгатьтә “Московский” мәдәният һәм спорт үзәге (Ак.Королев ур., 47) янындагы урман-парк зонасына җыя.

Элеккегедән килгән гадәт буенча, бәйрәмдә “Масленица” карачкысын яндыруга нисбәтле театральләштерелгән тамаша, шәһәрнең үзешчән фольклор, вокал, хореографик коллективлары көче белән әзерләнгән мәдәни-күңел ачу программасы тәкъдим ителә. Ул көннәрне шулай ук конкурслы уен ярышлары, спортта көч сынашулар, төрле күңел ачу чаралары үткәрелә, призлар уйнатыла, дип игълан сала мэриянең рәсми сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International