Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа җитәкчесе тәкъдим ителде
2009 елның 20 марты, җомга
20 мартта Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа министр - Альберт Гыйльметдиновны тәкъдим итте. Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгын ике ел чамасы җитәкләгән Наил Вәлиев дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, ул ТР Фәннәр академиясендә вице-президент сыйфатында эшләвен дәвам итәчәк. ТР Президенты Указы нигезендә, 2008 елга кадәр ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары вазифасын башкарган, Казан дәүләт университетының гомуми физика кафедрасы профессоры Альберт Гыйльметдинов яңа министр итеп билгеләнде.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына беренчеләрдән булып ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, ТР Президенты республика Мәгариф һәм фән министрлыгы алдына бик җитди бурычлар куя.
"Яңа шартларда эштә яңа алымнар, инновацияләр кулланучы, алдынгы карашлы кеше кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Казан дәүләт университетында, чит илдә эшләгән чорда Альберт Харис улы туплаган тәҗрибә бик тә ярап куячак. Ул чит илдә үз мөмкинлекләрен күрсәтүгә ирешкән бик әзерлекле кеше. Әлеге сыйфатлар республикада мәгарифне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирер дип уйлыйм". Татарстан Хөкүмәте башлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективы, яңа министр алдына бик җитди бурычлар куелуын искәртте. Аерым алганда, бу - киң колачлы Президент программасын эшләү, "ул якын киләчәктә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гына түгел, ә Хөкүмәт, республика җитәкчелегенең эшендә дә өстенлекле юнәлеш булачак".
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының элеккеге башлыгы турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Наил Вәлиевнең ике елга якын республика мәгариф системасын җитәкләвен, ә хәзер депутатлар корпусын ныгытачагын һәм Фәннәр академиясендә эшләвен дәвам итәчәген ассызыклады. "Бу аңа мәгариф системасында эшләгән елларда туплаган фәнни юнәлешләрен һәм тәҗрибәсен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк", - диде Премьер. Рөстәм Миңнеханов элеккеге министрга яңа эшендә уңышлар теләде һәм чәчәк букеты тапшырды.
Үз чиратында, Наил Вәлиев министрлыкта бүгенге мәгариф системасы алдына куелган бурычларны хәл итәргә сәләтле яхшы, оешкан команда туплануын билгеләп үтте. Ул ТР Фәннәр академиясе һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үзара аерылгысыз бәйләнгән булуын искәртте һәм бергәләп эшләүнең нәтиҗәле юлларын табачакларына ышаныч белдерде.
"Мин Президент һәм Премьер-министрга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерәм, - диде Альберт Гыйльметдинов. - Әмма бу әле зур җаваплылык та. Әлеге тармакның кешеләр тормышы өчен никадәр мөһим икәнлеген яхшы беләм. Шулай булгач безнең алда зур бурычлар тора".
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 20 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз