Алабугада Инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлык булдырылды

2009 елның 25 феврале, чәршәмбе
Алабугада икътисади кризис шартларында Инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлык ачып, эшмәкәрләр белән актив эшләргә карар иткәннәр. Алабуга территориясенә киләчәк компанияләр үзләре өчен генә түгел, ә территорияне үстерү өчен дә эшләргә тиеш.

Хәзер инвесторларны элеккечә үк җир участоклары җәлеп итә, ә икътисадның башка секторларын да үстерергә кирәк. Моның өчен бүген ихтыяҗ булмаган күчемсез милек реестрын төзергә кирәк. “Шул исәптә бик үк яхшы хәлдә булмаган милек комплексы реестрын да. Алар – торак пунктлардагы ташландык фермалар, буш җир мәйданнары.”, - ди район башлыгы Илшат Гафуров. Инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлык муниципаль берәмлекнең бөтен эшмәкәрләр мөрәҗәгать итә ала торган үзәге булып торачак.

Соңгы елларда Алабуга инвесторларны җәлеп итеп тора. Бу төрле федераль һәм төбәк бюджетларыннан инвестицияләргә, шулай ук бизнес-структурага да кагыла. Мисал өчен, 2008 елда бирегә 17 миллиард сумлык инвестиция җәлеп ителгән, бу узган елга караганда 1,7 миллиард сумга күбрәк дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International