Кече бизнес сәүдәне ярата

2009 елның 25 феврале, чәршәмбе
Казанда кече бизнес икътисад эшчәнлегенең барлык өлкәләренә үтеп керде. Узган елда ул үзенең үсешендә әйбәт күрсәткечләргә иреште. Шәһәр мэриясендә үткән киңәшмәдә Казан башкарма комитетының икътисадый үсеш комитеты рәисе Азат Шәрәпов әнә шулай дип белдерде.

2008 елда кече эшмәкәрлектән салым керемнәре шактый ук арткан. Кече предприятиеләрдә акча әйләнеше Казанның барлык предприятиеләрендә акча әйләнешенең 38 процентын тәшкил иткән, актив эшләүче кече предприятиеләрнең гомуми саны 37 процентка арткан.

Бүген кече бизнес өлкәсендә сәүдә элеккечә үк алдынгылыкны тота. Кече эшмәкәрлекнең 40 проценттан артыграгы нәкъ менә шушы өлкәгә туры килә. Күчемсез милек белән эшләүне, төзелеш тармагын да соңгы елларда эшмәкәрләр шактый ук үз итә башлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International