Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
«Парклар маршы-2009» конкурсы 15 нче тапкыр игълан ителде
2009 елның 20 марты, җомга
Россия һәм аңа чиктәш илләрдә үткәрелә торган конкурс кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы балалар арасында 3 конкурс игълан итте.
"Тыюлыктагы табигать дөньясы" дип аталганы балалар рәсемнәре конкурсы булып, аңа республика территориясендәге аеруча сакланыла торган табигать һәм анда яшәүче тереклек ияләре сурәтләнгән рәсемнәр кабул ителә. Министрлык үзенең сайты аша хәбәр иткәнчә, әлеге конкурс республика күләмендә үткәрелә, алга таба, рәсемнәр сайлап алынганнан соң, Бөтенроссия конкурсына җибәрелергә дә мөмкин. Шуңа күрә, министрлык оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, катнашучыларның күп булачагы, димәк, көндәшлекнең зурлыгы хакында искәртә һәм "йомшаграк" хезмәтләрне җибәрмәүләрен, иң яхшыларын Казанга заказниклар хакимиятләре, территориаль идарәләре аша үзәкләштереп, 11 майга кадәр юллауларын үтенә. Ә сайлап алынган иң уңышлы эшләр Кеше аягы тимәгән табигатьне саклау үзәгендә тупланылачак.
"Лукоморье" әдәби конкурсының темасы исә табигать хокукларына бәйле. Бу ярышта катнашучыларга аеруча сакланыла торган табигать территориясен сайлап алып, аның хакында әкият, хикәя яки шигырь иҗат итәргә кирәк булачак. Шулай ук дәүләт тарафыннан махсус сакланылмый торган территорияләрне сакланыла торганнары белән чагыштырып, алар арасында аерма бармы-юкмы, булса, авторда нинди фикерләр тууы хакында шәрехләү хуплана. Иң яхшы материаллар министрлык басмаларында дөнья күрәчәк.
"Кеше аягы басмаган табигать уртаулары" фотоконкурсына аеруча сакланыла торган табигать территорияләре тормышыннан хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы төшерелгән фотосурәтләр кабул ителә. Конкурста бары тик балалар хезмәтләре генә катнаша ала. Ә инде зурлар үзләренең уңышлары белән уртаклашасылары килсә, аларның фотохезмәтләре "Парклар маршы" фотоархивына кертелергә һәм алга таба министрлык тарафыннан, автор турында мәгълүмат китереп, белем бирү-агарту эшчәнлегендә кулланылырга мөмкин.
Конкурс эшләренә таләпләр, аерым киңәшләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының сайтында урнаштырылган. Искәртеп үтәбез: узган елны үткәрелгән "Парклар маршы" акциясендә 500 мең кеше катнашкан булган.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 20 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз