Федераль казначылык бинасы Баулыда Ватанны Саклаучылар көнендә ачылган өченче объект булды. Ул Татарстан территориясендә федераль бюджет акчаларына типовой проект буенча төзелгән 20нче федераль казначылык бинасы.
Баулы активы белән очрашуда парламент башлыгы Баулы районының социаль–икътисади күрсәткечләренә уңай характеристика бирде һәм дөньядагы икътисади кризиска да карамастан, 2009 елга билгеләнгән барлык бурычларның да үтәләчәгенә өмет белдерде. Төп бурыч – халыкны эш белән тәэмин итү. “Бергәләп без барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгачакбыз”, – дип ассызыклады ул һәм Баулы халкын 1 мартта ТР Дәүләт Советына узачак сайлауларда актив катнашырга чакырды.
Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Ютазы муниципаль районында булды, Урыссу бистәсендә төзекләндергәннән соң “Энергетик” район Мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты.
“Ютазы муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Алмас Сәхапов үзенең чыгышында район Мәдәният йортына республика җитәкчелеге ярдәме белән капиталь ремонт үткәрелүен ассызыклады.
Фәрит Мөхәммәтшин соңгы берничә елда Ютазы районы сайлаучыларыннан наказлар алуын, аларда кешеләрнең яраткан Мәдәният йортларын төзекләндерүне сорауларын билгеләп үтте. “Ниһаять, әлеге мәдәни ял һәм иҗат белән шөгыльләнү урыны яңадан үз ишекләрен ачты”, – диде ул һәм район Мәдәният йортында Татарстан һәм Россия Федерациясенең күрше субъектларыннан килгән артистлар тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендерүләрен теләп калды. Ф.Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән Мәдәният йортына музыкаль студия алу өчен 300 мең сумлык сертификат бүләк итте.
“Энергетик” район Мәдәният йортында урнашкан ЗАГС бүлегендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Ютазы районында яшәүче 5 гаиләгә ана капиталы алу өчен сертификатлар тапшырды. Ф.Мөхәммәтшин соңгы елларда ана капиталын куллану мөмкинлекләре киңәюен билгеләп үтте.
“Соңгы елларда республиканың көньяк–көнчыгышында күп кенә игелекле эшләр башкарылды, яңа социаль объектлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, спорт сарайлары һәм йөзү бассейннары ачылды”, – дип белдерде журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.