Казан танк училищесында “хәрби” хәрәкәтләр башланды

2009 елның 21 феврале, шимбә
21 февраль көнне Казан танк училищесы территориясендә “хәрби” хәрәкәтләр башланды. Хәрби хезмәткәрләр һәм курсантлар Бөек Ватан сугышы чоры формаларын киеп, театральләштерелгән тамашада катнашты. Ә училищеның спорт стадионы “сугыш кыры”на әйләнде, анда Бөек Ватан сугышы вакыты вакыйгалары тасвирланды.

Училище курсантларының оста кулларында Россия хәрби пехота машинасы “Тигр” алман танкы прототипына әйләнде. Театральләштерелгән тамашада барлыгы 800 гә якын хәрби хезмәткәр һәм курсант катнашты.

Сәхнәләштерелгән хәрби хәрәкәтләрне шартлау һәм автомат тавышлары яңгырады. Төрле кораллардан ут ачтылар. Тамаша Германиянең җиңелүе һәм Рейхстаг өстенә кызыл әлам беркетеп кую белән тәмамланды.

Урманда салкын булуга карамастан, училище стадионына хәрби тамашаны карарга килүчеләр күп җыелган иде. Бәйрәм тарихи парад белән тәмамланды.

Училище территориясендә кунакларны хәрби кыр кухнясында пешерелгән кайнар тәмле армия боткасы көтә иде. Бәйрәмгә килүчеләр өчен хәрби техника күргәзмәсе оештырылган иде. Мондый бәйрәмнән соң хәрби хезмәткәр булырга теләүчеләр саны һичшиксез артачак.

Бәйрәм чарасында ТР Премьер-министры Равил Моратов, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин кебек дәрәҗәле кунаклар, шулай ук ветераннар һәм төрле елларда училищены тәмамлаучылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International