Р.Миңнеханов: “ТР иннновацияле инфраструктура төзелеше “Идея” технопаркыннан башланды”

2009 елның 20 феврале, җомга
19 февраль кйнне “Идея” технопаркы 5 еллыгын үзенең ышанычлы партнерлары белән зурлап билгеләп узды. Биредә узган беренче юбилей тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары, “Идея” технопаркы Директорлар Советы рәисе Равил Моратов, Фән-техника өлкәсендә кече формадагы предприятиеләрне үстерүгә ярдәм буенча дәүләт фонды генераль директоры Иван Бортник, Россия Венчур инвестицияләре ассоциациясе Башкаручы директоры Альбина Никконен, Россия һәм чит ил компанияләре вәкилләре, һ.б. кунаклар катнашты.

Татарстан башкаласында моннан 5 ел элек үз эшен инновацияле бизнес-инкубатор ачылышыннан башлаган “Идея” инновацияле-җитештерү технопаркы бүген Россиянең генә түгел, Ауропаның эре технопаркларының берсенә әйләнде. Аны оештыру эшенең башында торучыларның берсе,ТР Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә,Татарстанда технопаркка нигез салганчыга кадәр, дөнья буйлап йөреп, шактый тәҗрибә тупларга туры килгән. “Идея” Швециянең Vinnova инновация системалары агентлыгы тәҗрибәсен өлге итеп алган. Ђлеге технопарк моделе яшь инновацияле компанияләргә терәк резидентлар исәбенә ярдәм итү һәм үз чыгымнарын аклауга исәпләнгән. Технопаркны арендалаучы компанияләрнең бер юнәлештә эшләве аны гадәти эшлекле үзәкләрдән аерып тора. “Татарстанда һәрвакыт инновация үзәге төзү теләге булды. Шул рәвешле, республикада иннновацияле инфраструктура төзелеше “Идея” технопаркыннан башланды. Беренче старт программаларын гамәлгә ашыру бик җиңел булмады”, -дип билгеләп узды Хөкүмәт башлыгы. Ул “Идея” технопаркының беренче директоры Денис Моратовның бу башлангычны үстерүдәге ролен югары бәяләп узды. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, узган 5 ел вакыт эчендә республика инновацияләрне үстерүдә күп нәрсәгә төшенгән, бу өлкәдә теләктәшлек итүче һәм хезмәттәшлеккә әзер булган җитди парнерлар тапкан. “Чит ил партнерларында гына түгел, Россия күләмендә зур теләктәшлек таптык”, - дип билгеләп узды Премьер. Ул алга таба да федераль ярдәмнең булачагына өмет белдерде. Россиядә кече һәм урта бизнесны сүздә генә үстереп булмый, моның өчен гамәлдә күп көч салырга кирәк, дип саный Татарстан Хөкүмәте башлыгы. Ул республиканың бу юнәлештә алдагы планнары “Химгард” технополисы, “Алабуга ” махсус икътисади зонасы, индустриаль парк белән бәйле булуын искәртте.

Фән-техника өлкәсендә кече формадагы предприятиеләрне үстерүгә ярдәм буенча дәүләт фонды генераль директоры Иван Бортников үз чыгышында бүген Татарстанның Россиянең инновацияле эшчәнлеккә системалы якын килгән бердәнбер төбәге булуына басым ясады.

“Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко белдергәнчә, хәзер Россия төбәкләрендә технопарк исемен алган шактый мәйданнар эшли. Ләкин алар әле тулысынча технопарк булудан ерак тора. Исеме җисеменә тулысынча җавап биргән технопарк әлегә Татарстанда гына. Сергей Юшко аңлатуынча“ Идея” технопаркында терәк резидентлар һәм кече инновация компанияләре булуын күздә тоткан бизнес-модель гамәлгә ашырыла. Эре терәк резидент-компанияләр структураның финанс тотрыклылыгын тәэмин итә һәм бирегә башка резидентлар килү өчен юл ача. “Идеядә эшләүче эре резидент-компанияләр арасында Siemens (инжиниринг үзәге), DHL (аның биредә төп операция офисы урнашкан), Yokogawa Electric (төп операция офисы һәм инжиниринг үзәге урнашкан) һ.б. компанияләр бар.

Ђле технопарк мәйданнарының 82 проценты гына тулыланган. Бүгенге көндә аның территориясендә 89 компания эшли. Аларда барлыгы 1600 кеше хезмәт куя. Быел аларның саны тагын 300 гә артачак. Ќәй аенда биредә тагын бер терәк резидент – GE MoneyBank эшли башлаячак.

Алдагы перспективаларга килгәндә, Сергей Юшко, өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп, технопаркта югары технологияле җиһазлардан коллектив файдалану үзәкләрен төзүне атады. Шулай ук бизнес-инкубаторларның Ауропа челтәренә керү, инновацияле инфраструктура төзүдәге тәҗрибәне башка мәйданнарда да куллану өстенлекле юнәлеш булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International