Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Сафиуллин: «Министрлыкларның план үтәлеше генә түгел, үтәлми калган яклары да ачылачак»
2009 елның 20 феврале, җомга
19 февраль көнне ТР Икътисад министрлыгы коллегиясенең чираттагы утырышында ТР Мәдәният һәм ТР Юстиция министрлыклары хисап тотты. Утырышта исә узган ел нәтиҗәләре һәм 2009-11 елларны күздә тотып төзелгән план-фаразлар каралды, ведомстволарның максатчан өстенлекле программалары тикшерелде. Доклад белән ТР мәдәният министры урынбасары Ирада Ђюпова һәм ТР Юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров чыкты. Бу ел дәвамында, беренче тапкыр буларак, Икътисад министрлыгы коллегиясе алдында республиканың барлык министрлыклары да үзләренең эшчәнлек нәтиҗәләре һәм алга таба төп эш юнәлешләре турында доклад (ДРОНД) белән чыгалар. Алга таба республика бюджетын планлаштыра торган тагын 27 субъекты әлеге министрлык алдында хисап тотачак.
«Элек мондый төр хисап докладлары министрлыкның игътибар үзәгеннән һәм йогынтысыннан читтә кала бирде. Инде хәзер елга куелган бурычларны теге яисә бу министрлыкның ни рәвешле үтәве белән аларның хисаплары аша якыннан танышабыз», - дип белдерде Марат Сафиуллин.
Аның шәрехләвенчә, шундый юл белән план үтәлеше генә түгел, шулай ук үтәлми калган яклар да ачылачак, киләсе алга планны аларны исәпкә алып төзәтү мөмкин булачак. Республика җәмәгатьчелеге бюджет акчасын министрлыклар нинди максатларга сарыф итүен белеп торсын һәм контрольда тотсын дип, халыкның яшәү рәвешен сыйфади күтәрү өчен, үз чиратларында, министрлыклар ни рәвешле һәм нинди өлеш кертүен ачыктан-ачык чагылдыруны максат итеп, быелдан ТР Икътисад министрлыгы сайтында һәммәсенең дә хисабын урнаштыру күздә тотыла. Икътисад министры фикеренчә, министрлыклар һәм ведомстволар коллегияләренең еллык хисап утырышларында исә проблемалар, эшләнмәгән эшләр әллә ни чагылдырылмый, нигездә, ирешелгән уңышлар һәм эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләре генә күрсәтелә. «Бу мәсьәләдә безнең өчен иң мөһиме – яшерелгән проблемаларны, эшләнергә тиеш булып та эшләнми калганнарны калкытып, максатка ирешерлек итеп аларны бергәләп планлаштыру», - диде ул.
Шул рәвешле, алар еллык хисапларын Икътисад министрлыгына тапшырырга тиешләр, ул министрлык, үз чиратында, шулар буенча җыелма доклад әзерләп, ТР Министрлар Кабинетына тапшыра. Ђлеге җыелма докладта халыкның яшәеш сыйфаты һәм икътисади хәлен бәяләнгән республиканың социаль-икътисади үсеше буенча төп күрсәткечләре яктыртылачак. Хәзерге вакытта ил буенча күрсәткечләрне берләштерү юлы белән төбәкләрдәге хакимиятләрнең эшчәнлегенә бәя бирелә, моннан тыш, яшәеш сыйфатын бәяли торган индикаторлар системасы бар, шулай ук республика башкарма хакимиятләре органнарының эшчәнлеген халыктан сораштыру нәтиҗәләре дә кулланыла, ә без исә сөйләшүгә һәрвакыт әзер, дип басым ясап әйтте М.Сафиуллин. Министр Марат Сафиуллин рәислегендә барган коллегия утырышында министрның беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Финанс министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләр ассоциациясе вәкилләре катнашты.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 20 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз