Р.Миңнеханов: “Кытайда студентлар спортына салынган нигез - яхшы үрнәк”

2009 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Инде хәбәр ителгәнчә, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 18 февральдә Кытайның Харбин шәһәрендә кышкы Универсиаданы ачу тантанасында катнашты. Әлеге Студентлар спорты бәйрәмендә дөньяның 50 дән артык иленнән спортчылар катнаша.

Рөстәм Миңнеханов җирле телеканалларның берсенә биргән интервьюсында белдергәнчә, Кытайда студентлар спортына салынган нигез, спорт инфраструктурасы, гомумән, спортка мөнәсәбәт башкалар өчен яхшы үрнәк булып тора. Ул Харбинда XXIV кышкы Универсиаданың оештырылышын югары бәяли.

Премьер-министр бу сәфәре вакытында FISU президенты Джордж Киллиан белән дә очрашты, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International