А.Фомин: “Бөтен территориаль һәм участок сайлау комиссияләре сайлауларга әзер”

2009 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының сайлау комиссияләре системасы дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары сайлауларына әзер. Бу хакта кичә ТР Њзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин Россия ЊСК белән үткән видеоконференциядә белдерде.

“Бөтен территориаль һәм участок сайлау комиссияләре сайлауларга әзер. Территориаль сайлау комиссияләренә сайлау бюллетеньнары тапшырылган, алар тавыш бирү көне алдыннан сайлау участокларына китереләчәк, участок сайлау комиссияләре бер мандатлы округларда һәм бердәм республика округында теркәлгән кандидатлар турында мәгълүмат плакатлары, шулай ук закон тарафыннан каралган башка кирәкле мәгълүмат белән тәэмин ителәчәк. Республиканың бөтен участок сайлау комиссияләре сайлаучылар исемлеген ачыклау буенча эшләр алып бара, учеттан төшерү таныклыгы бирә, сайлаучыларга сайлауларда катнашу өчен чакырулар әзерли”, - дип белдерде Татарстан Республикасының Њзәк сайлау комиссиясе рәисе. ТР Њзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, видеоконференциядә Анатолий Фомин әзерлек барышында сайлау процессын оештыручыларның һәм сайлаучыларның хокукый культура дәрәҗәсен күтәрүгә зур игътибар бирелде, дип ассызыклады. Бу максатлардан Татарстан ТР Њзәк сайлау комиссиясе территориаль сайлау комиссияләре рәисләре һәм секретарьлары катнашында комиссия әгъзаларының белем дәрәҗәсен арттыру һәм сайлау законнары нормаларын аңлату буенча республика семинарлары, сәяси партияләр, югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары, Татарстанның иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашулар оештырды.

Анатолий Фомин Россия Иҗтимагый палатасы һәм ТР Њзәк сайлау комиссиясе тарафыннан сайлаучылар өчен оештырылган “кайнар линия” эше турында сөйләде. Татарстан Республикасының Њзәк сайлау комиссиясе Рәисе шулай ук республиканың хокук органнары ярдәме белән сайлау участокларында куркынычсызлык тәэмин итү һәм хокукка каршы килүче агитацияләрне булдырмау мәсьәләләренә игътибар бирде. “Элеккеге чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар буенча сайлау компанияләре белән чагыштырганда, бу сайлау алды кампаниясе конструктив һәм төгәл. Теге яки бу дәрәҗәдә хокук бозулар бар, нигездә, алар сайлау алды агитациясенә кагыла. Калганнары закон кысаларында эшләнелә. Без “кара” технологияләрне иң түбән дәрәҗәдә күрәбез. Кандидатлар төгәл сайлау алды көрәше алып барырга тырыша”, - дип билгеләп үтте Анатолий Фомин.

Комиссия рәисе сайлау процессында катнашучылар белән нык хезмәттәшлек итү сайлауларны закон таләпләре буенча үткәрү өчен бөтен шартларны да булдырырга мөмикнлек бирә, дип белдерде. “Безнең эшебез халык өчен ачык. Күзәтү һәм иҗтимагый контроль өчен бернинди дә каршылыклар юк. Татарстанда сайлаулар закон нормаларына сыешкан төстә үтүенә ышанам”, дип тәмамлады чыгышын Анатолий Фомин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International