ТР Дәүләт Советы Рәисе Мәскәүдә парламент тыңлауларында катнаша

2009 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
19 февраль көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә “Федераль дәүләт мәгариф стандарты – күп милләтле җәмгыятьнең ныклы үсешенең стратегик ресурсы: Россия Федерациясе субъектларының закон инициативасы” темасына багышланган парламент тыңлауларында катнаша.

2007 ел ахырында Дәүләт Думасы тарафыннан мәгариф процессында “милли компонент” төшенчәсен юкка чыгару турында Федераль закон кабул ителде. Татарстан парламенты федераль мәгариф стандартында милли (төбәк) компоненты яңадан торгызылырга тиеш, дип саный һәм Дәүләт Думасына закон инициативасы буларак, федераль законның тиешле проектын җибәрде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент тыңлауларында милли мәгарифне яклауга аргументлар китерелгән доклад белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте. Парламент тыңлауларында шулай ук ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разиль Вәлиев катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International