Казан танк училищесы 90 еллык юбилеен билгеләп үтә

2009 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Быел Казанның югары хәрби команда училищесына 90 ел тула. Училищеда бу уңайдан бәйрәм чаралары башланды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә училищеда белдерүләренчә, бүген уку йорты базасында тантаналы җыен һәм концерт үткәреләчәк. Уңышларга ирешкән хәрби хезмәткәрләр, курсантлар һәм училище ветераннары бүләкләнәчәк.

21 февральдә училищеда Ачык ишекләр көне үтә, анда ТР җитәкчеләре һәм шәһәр халкы чакырылган. Бу көнне училищеда хәрби техника күргәзмәсе, хәрби кыр кухнясы эшләячәк һәм уку йортының хәрби хезмәткәрләре, курсантлары катнашында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International