Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанның Икмәк–кондитер комбинаты алтын медальгә лаек булды
2009 елның 18 феврале, чәршәмбе
Мәскәүдә дөньяның 37 иленнән 1700дән артык предприятие катнашында узган XVI “Продэкспо–2009” Халыкара күргәзмәсендә “Икмәк–кондитер комбинаты” ААЌ алтын медальгә һәм “Иң яхшы продукт–2009” конкурсының дипломына лаек булды, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Жюри Икмәк–кондитер комбинаты тарафыннан тәкъдим ителгән продукциянең барлык ассортиментына (вафля, печенье, чәкчәк) югары бәя биреп кенә калмады, әлеге әйберләрне чыгаручы бүлек җитәкчесен дә бүләкләде. “Икмәк–кондитер” комбинаты ААЌнең кондитер цехы башлыгы Лидия Гавриловага (ул әлеге предприятиедә ачылган көненнән, ягъни 1986 елдан бирле эшли) конкурсның лауреаты дипломы һәм “Югары сыйфат өчен” медале тапшырылды. Л.Гаврилова җитәкчелегендә чыгарылучы продукция төрле конкурсларда, шул исәптән “Продэкспо” күргәзмәсендә берничә тапкыр призлы урыннар яулады.
Сүз уңаеннан, узган атнада “Икмәк–кондитер комбинаты” ААЌ хезмәткәрләре өчен тагын бер истәлекле вакыйга булды. Предприятие ИСО 22000 “Азык–төлек продуктларының куркынычсызлык менеджменты системасы” Халыкара стандарты белән тәңгәллеккә сертификация узды.
Комбинатка аудит үткәргән “Русский Регистр” Сертификатлаштыру ассоциациясе экспертлары (Санкт–Петербург) Икмәк–кондитер комбинатында җитештерү югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм финанс кризисына да карамастан, предприятие алга таба да уңышлы үсеш кичерер һәм яңа үрләр яулар, дигән өмет белдерде.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 18 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз