"2009-2013 елларга ТР наноиндустрияне проектлар белән үстерү" программасы эшләнәчәк

2009 елның 18 феврале, чәршәмбе
Агымдагы елда муниципаль берәмлекләрдә Нанотехнологияләр буенча халыкара үзәкләр төзү планлаштырыла. Бу хакта журналистларга бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов хәбәр итте. Очрашу “Татарстанда наноиндустрияне үстерү” комплекслы проектын гамәлгә ашыру буенча беренче нәтиҗәләр һәм перспективаларга багышланды.

Бүген Россиядә «Наноиндустрия инфраструктурасын үстерү турындагы» федераль программа гамәлдә. 2007 ел ахырында «Россия нанотехнологияләр корпорациясе» («Роснанотех») дәүләт корпорациясе төзелү бу өлкәдә өметле перспективаларга юл ача. Корпорация алдына нанотехнологияләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен алып бару, бу өлкәдә инновацияле инфраструктура үсешенә ярдәм итү, нанотехнологияләр өлкәсендә перспективалы проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү вазифасы йөкләнгән. Ягъни ул Россиядә мөмкин кадәр күбрәк нанотехнологияләргә нигезләнгән продукция җитештерүгә ярдәм кулын сузарга тиеш. Белгечләр искәртүенчә, дөнья базарында 2014 елга нанотехнологияләр кулланып 3 триллион долларлык продукция җитештерелер дип фаразлана. Шушы вакытка дөньяда җитештерелә торган продукциянең 17 проценты нанотехнологияләрдән торачак дигән сүз. Шул шартларда Россиягә көндәшлек тудырырлык позициясен саклап калу өчен бу тенденцияләрдән артта калмаска кирәк. Наноиндустрияне үстерү программасы шушы хакыйкатьне күздә тотып эшләнгән дә. Инвестицияләрнең ким дигәндә 70 процентка кадәрге өлешен дәүләт корпорациясе кертәчәк.

Татарстан ил төбәкләре арасында нанотехнологияләрне үстерү өлкәсендә лидер булырга ниятли. 2008 елда “Татарстанда наноиндустрияне үстерү” комплекслы проектын гамәлгә ашыру республикада наноиндустрияне үстерүдә төп максатка ирешүгә беренче адым. Бу өлкәдә проектлар һәм программаларны гамәлгә ашыру буенча федераль органнар белән хезмәттәшлек буенча Республика ведомствоара комиссиясе, республиканың наноиндустрия проектларын эшләү һәм кертү буенча ведомствоара эшче төркем төзелү, “Татнефть” ААЌ катнашында “Татарстанда наноиндустрияне үстерү” комплексылы проектын эшләү һәм аның раслануы узган ел башкарылган эшләрнең төп нәтиҗәсе буларак билгеләп үтелде. Борис Павлов белдергәнчә, узган ел проектны гамәлгә ашыру барышында республика икътисадының өстенлекле тармакларында югары конкуренцияле продукция җитештерү өчен нанотехнологияләргә нигезләнгән проектларны ачыклау зур роль уйнаган. Моннан бер ел элек шундый проектлар республикада 24 булса, 2009 ел башына аларның саны 81 гә җиткән. Аларның гомуми финанс күләме 31 млрд. сум белән бәяләнә. Бүген шуларның 45 е буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре бара. 36 проект буенча сәнәгать технологияләре төзелә. Бу проектларның 7 се наноматериаллар җитештерү, 23 е - нефть химиясе өлкәсенә, 34 е - авиа-, автомобиль, машина төзелеше, 17 се - икътисадның башка тармакларына карый.

Сәнәгать нанотехнологияләре төзү буенча эшләнгән 36 проектның 4 се наноматериаллар җитештерүгә, 9 ы – нефть химисе өлкәсенә, 17 се – машина һәм авиация төзелешенә, 6 сы социаль өлкәгә карый. Бу проектларны финанслауның төп чыганагы – ТР Инвестиция-венчур фонды. Ђлеге проектлар арасында авиатөзелештә металлик җиһазларны нанокомпозит җиһазларга алмаштыруны күздә тотканы да, башлангыч этапта шешләргә диагноз кую һәм дәвалауда радионуклидлы наноструктуралар куллануга кагылышлысы да һ.б. бар.

Борис Павлов хәбәр иткәнчә, быел “Татарстанда наноиндустрияне үстерү” комплекслы проекты кысаларында 2009-2013 елларга республикада наноиндустрияне проектлар белән үстерү комплекслы программасын эшләп, раслау бурычы куела. Аны финанслауда “Роснанотех” һәм башка финанс үсеш институтлары катнашачак. Ђлеге программга наноматериаллар һәм нанотехнологияләр төзү буенча тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә кагылышлы 130 дан артык проект кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International