Татарстан РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы рейтингында беренче урынны яулады

2009 елның 18 феврале, чәршәмбе
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2008 елда төбәкләр үз өстенә алган йөкләмәләрне исәпкә алып, “2008–2012 елларга исәпләнгән авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык–төлек базарларын көйләү программасы”н гамәлгә ашыру буенча Россия субъектлары рейтингын төзеде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Рейтинг нигезендә, программа кысаларында алынган йөкләмәләрне үтәү буенча иң яхшы төбәкләр унлыгына Татарстан, Башкортстан Республикалары, Краснодар, Алтай, Ставрополь крайлары, Белгород, Оренбург, Ростов, Воронеж һәм Түбән Новгород өлкәләре керде. Ерак Көнчыгыш һәм Урал федераль округлары төбәкләре: Мурманск һәм Магадан өлкәләре, Камчатка крае, Ханты–Манси, Ямал–Ненец һәм Чукот автономияле округлары, Сахалин өлкәсе рейтингның иң азагында урнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International