Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казандагы эш урыннары ярминкәсендә эш эзләп 3820 кеше мөрәҗәгать иткән
2009 елның 20 марты, җомга
19 мартта Казанның «Химиклар» мәдәният сараенда үткәрелгән эш урыннары гомумшәһәр ярминкәсенә эш эзләп килгәннәрдән 3820 кеше эш белешкән, нәтиҗәдә, шуларның 389ы эшкә урнашуга юллама алган. Болардан тыш, үзләренә кирәкле белешмәләр, консультацияләр һәм басма мәгълүмати материаллар алып китүчеләрнең исәбе юк. Казан буенча эш урыннары турындагы мәгълүматлар шәһәр һәм аның районнарының мәшгульлек үзәкләрендәге стендларда, www.kazantrud.ru, www. tatartrud.ru, www. trudvsem.ru сайтларында урын алган.
Казан шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Валерий Корнеев сүзләренчә, Казанның хезмәт базарындагы вазгыять халыкның дәүләт мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүе арта баруы турында сөйли. Соңгы 2 айда гына да 7455 кеше эш табуда ярдәм сорап мөрәҗәгать белән килгән, шуларның 78 проценты, ягъни 5842се закон буенча эшсез дип танылган.
Искәртеп үтәбез: Казанда хәзерге вакытта 599 предприятие һәм оешмада 6120 эш урыны бар, ә эшсезләр саны, 16 мартка алынган рәсми мәгълүматлар буенча, - 10887 кеше.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, эшсезләрнең 69 проценттан артыгы – хатын-кыз, 56 проценты – югары һәм урта һөнәри белемле. Ђ бүген тәкъдим ителгән буш эш урыннарының 62 проценты эшче белгечлекләре буенча булса, 14 проценты – хатын-кызлар өчен.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 20 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз