Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда "БДБ инновацион киңлеге үсеше" дигән Халыкара форум узачак
2009 елның 17 феврале, сишәмбе
16 февраль көнне ТР Хөкүмәтендә ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Борис Павлов 2009 елның 16–17 апрель көннәрендә Казанда узачак “БДБ инновацион киңлеге үсеше. Бердәмлек илләре сәүдә–сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” дип исемләнгән Халыкара форумны оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволары, предприятие–оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
ТР беренче вице–премьеры билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Сәүдә–сәнәгать палатасының Казанда әлеге Халыкара форумны оештыру һәм үткәрү башлангычы Татарстанның гамәлдәге инновацион инфраструктура булдырылган иң актив төбәкләрнең берсе булуына бәйле. Татарстан Республикасының әйдәп баручы фәнни һәм белем бирү үзәкләре, финанс институтларының булуы, технопарклар челтәре Татарстан предприятиеләрендә нанотехнологияләрне сәнәгый куллану мөмкинлеген бирде.
Борис Павлов шулай ук Бердәмлек илләре сәүдә–сәнәгать палаталарының ролен игътибарга алган сурәттә, мондый чараны үткәрү, һичшиксез, фән–техника өлкәсендә БДБ илләре хезмәттәшлегенә импульс бирәчәк, инновацион икътисад үсешенең локомотив төбәге буларак Татарстан Республикасының абруен ныгытачак, Татарстанның Халыкара дәрәҗәдә имиджын күтәрүче проектлар һәм программаларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.
Форум эшендә дәүләт һәм башкарма хакимият органнары, БДБ илләре сәүдә–сәнәгать палаталары, Халыкара оешмалар, эшкуарлар берләшмәсе җитәкчеләре һәм вәкилләре, кече, урта һәм эре бизнес, Россия һәм чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак.
Форумда 200гә якын кеше катнашыр дип көтелә, шуларның 80е – федераль хакимият органнары һәм берләшмәләре – РФ Төбәкләр үсеше, РФ Сәнәгать һәм сәүдә, РФ Мәгариф һәм фән, РФ Транспорт министрлыклары, “Роснанотех”, “Ростехнологияләр”, “Внешэкономбанк” дәүләт корпорацияләре, “Россия тимер юллары” Россия акционерлык җәмгыяте, ВТБ, Евразия үсеш банкы вәкилләре, 40ы – БДБ илләре, тагын 80е – Татарстан Республикасы вәкилләре, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Киңәшмә азагында Борис Павлов Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевның 2008 елның 25 декабрендә РФ Куркынычсызлык советы һәм РФ Дәүләт Советының уртак утырышында әйткән түбәндәге сүзләрен китерде: “БДБ илләре белән хезмәттәшлек Россия өчен гаять зур әһәмияткә ия. Кризис кайчан да булса бетәчәк һәм без күршеләребез белән яңа проектларны гамәлгә ашыруга әзер булырга тиешбез”.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 17 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз