Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан парламенты бюджет акчаларын экономияләү буенча чаралар тәкъдим итә
2009 елның 16 феврале, дүшәмбе
Татарстан закон чыгаручылары икътисади һәм финанс кризисы шартларында бюджет чыгымнарын экономияләүне үзләреннән башларга уйлады һәм ТР Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итү буенча чыгымнарны киметү чараларын кертте.
ТР Дәүләт Советының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы һәм аның Аппаратын тотуга каралган чыгымнарны киметү буенча чаралар турында күрсәтмәгә кул куйды. Ђлеге документ оештыру техникасы, мебель алу, музей экспозициясен үстерү һәм вакытлы матбугатка язылу чыгымнарын кыскартуны күз алдында тота. Шулай ук гомуми кулланыштагы 20 телефон номеры, кәрәзле элемтә челтәрендәге 5 абонент кыскартылган. Моннан тыш, Дәүләт Советы автоколоннасы автомобильләренең көнгә 100 километрдан күбрәк йөрергә тиеш түгеллеге тәгаенләнгән. Спикер тарафыннан имзаланган күрсәтмә парламент һәм Президиум утырышларында таратыла торган басма материаллар комплектларының өчтән берен киметүне күз алдында тота. Альтернатива рәвешендә электрон чараларны күбрәк кулланырга тәкъдим ителә, документлар әйләнешен кагазь кулланлмый торган технологияләргә күчерү эше алып барыла. “Электрон Россия” проектын тормышка ашыру кысаларында Дәүләт Думасы һәм төбәк парламентлары арасында көнүзәк мәгълүмат алмашу технологияләре тест режимында сынала. Матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бу чаралар – беренче адымнар гына. Язга бюджет акчаларын экономияләү буенча яңа чаралар тәкъдим ителәчәк.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 16 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз