Татарстан парламенты комитетлары рәисләре сайланды

2009 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
19 мартта Казанда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында парламентта даими эшләүче комитетлар төзелде, аларның рәисләре, президиум әгъзалары сайланды.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу чакырылышта да парламентта 7 даими комитет эшләячәк. Тавыш бирү нәтиҗәсендә, ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе итеп Валентина Липужина, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Морат Гаделшин, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп Разил Вәлиев сайланды. Комитет рәисләре урынбасарлары комитет утырышларында куелачак.

Шулай ук ТР законнарының татар һәм рус телләрендәге текстларның тәңгәллеген билгеләү комиссия рәисе итеп Роберт Миңнуллин билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International