Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Төркия Президенты Абдуллаһ Гөлне бүген Казанда көтәбез
2009 елның 14 феврале, шимбә
Россия Президенты Дмитрий Медведев чакыруы буенча илебезгә килгән Төркия Президенты Абдуллаһ Гөлне бүген Казанда көтәбез. Дүрт көнлек визитының ике көне Мәскәүдә, ике көне Казанда үтәчәк.
"Известия" газетасына биргән интервьюсында Абдуллаһ бәй үзе бу хакта болай дигән: "Визит барышында мин Минтимер Шәймиев белән дә очрашырга ниятлим. Ул – Россиянең иң бай төбәкләреннән берсе булган Татарстан башлыгы. Бу республика белән Төркиянең аерым мөнәсәбәтләре бар".
58 яшьлек Абдуллаһ Гөл – үз иленең иң күренекле сәясәтчеләреннән берсе. Республика көнендә – 29 октябрьдә туганга, аны кечкенә вакытта өендә Җөмһүрият улы дип йөртә торган булганнар. Хәзерге вакытта хатыны Хәерниса белән өч бала үстерәләр. Хәерниса ханым һәрчак яулык бәйләгән булыр. Абдуллаһ әфәнде үзе дә хакимияткә ислам казанышларын яклаучы Гаделлек һәм үсеш партиясе җитәкчеләреннән берсе буларак килде.
Мәгълүм булганча, Төркия вузларында яулык бәйләп йөрү тыелган. Узган ел Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе, ягъни парламент бу тыюны юкка чыгармакчы иде дә, әлеге омтылыш уңышсызлыкка очрады. Бу шау-шудан соң, әлеге мәсьәлә буенча кызыксынучы журналистларга Абдуллаһ бәй, уенын-чынын бергә кушып: "Мин үзем яулык бәйләмим, ә инде хатыным бәйлиме-юкмы, ул аның үз иркендә", – дип җавап бирә.
А.Гөл – белгечлеге буенча икътисадчы. 1971 елны Истанбул университетының икътисад факультетын тәмамлаган. 1983 елны шунда ук фән докторы дәрәҗәсе алган. Диссертация язу дәверендә ике ел Лондонда укыган. 1983 –1991 елларда Согудиядәге Җиддә шәһәрендә урнашкан Ислам үсеш банкында хезмәт куйган. 1991 елдан дәүләт эшендә. 1992 –2001 елларда Европа Советында мәдәният, туризм, сәяси һәм икътисадый үсеш комитетында эшләгән. Көнбатыштагы хезмәттәшләре аны, гомумән, тумыштан дипломат дип исәпли. Яңа Төркия тарихына ул Әрмәнстанга барып Президент белән күрешкән беренче илбашы булып кереп калачак (ике ил мөнәсәбәтләрендә кытыршылыклар яшәп килүе күптән билгеле). "Минем бу визитым Кавказдагы психологик киртәне җимерде", – дип исәпли ул үзе бу уңайдан. Чынлап та, теләсә нинди проблеманы хәл итү өчен әүвәл "сөйләшүләр өстәле" янына утырырга кирәк. Төркия Президентының үзләрендәге "Бешикташ" футбол командасы җанатары булуы һәм Чыңгыз Айтматов әсәрләрен яратып укуы мәгълүм.
"Ватаным Татарстан"
, 14 февраль, 2009 ел.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз