Кышкы Универсиадада 30 спортчы Татарстан данын яклаячак

2009 елның 13 феврале, җомга
18–28 февральдә Харбинда XXIV кышкы Универсиада үтә, анда Татарстаннан 30 спортчы катнаша.

19 февральдә беренче булып тимераякта шуучы Екатерина Лукоянова старт алачак. Россиянең Казан, Лениногорски, Әлмәт һәм Түбән Кама спортчыларыннан торган хоккей буенча җыелма командасы 20 февральдә беренче тапкыр Япония командасына каршы уйнаячак. Синхрон шуу буенча «Татарстан» командасы беренче тапкыр 23 февральдә бозга чыгачак, дип белдерә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе студентларның кышкы ярышларында булачак. Шулай ук делегация составына яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев һәм ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров та кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International