“Хәзинә” галереясендә “Яшь талантлар” дигән күргәзмә-бәйге узачак

2009 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
4-27 март көннәрендә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Яшь талантлар” дип исемләнгән күргәзмә-бәйге оештырыла. ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, анда яшь рәссамнар, авторлар, сәнгать юнәлешендә эшләүче һөнәрчеләр, махсуслаштырылган уку йортлары студентлары һәм укытучылары эшләре тәкъдим ителә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: яшь талантларга, рәссамнарга булышлык итү, аларга иҗат дәрте бирү, милләтләр арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, Россия гражданнарында рухи-әхлакый һәм патриотик хис тәрбияләү, шулай ук илнең милли мәдәни мирасын саклау — әлеге проектның максаты булып тора.

“Яшь талантлар” күргәзмәсе экспозициясендә агачтан, таштан, сөяктән сыннар, пыяла эшләнмәләр, керамика, чигү һәм милли костюмнар, зәркән эшләнмәләре, тукылган келәмнәр белән танышырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International