ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдиновка алтын "Шәфкатьлелек" медале тапшырылды
2009 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
18 мартта Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Гыйльми советы утырышында ректор, профессор Рәдиф Җамалетдиновка тантаналы шартларда ЮНЕСКОның халыкара бүләге - алтын "Шәфкатьлелек" медале тапшырылды. Медальне иясенә тарих фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт финанс-икътисад институтының тарих, политология һәм хокук каферасы җитәкчесе, халыкара "Европа-Азия" академия президенты Энгель Таһиров җиткерде.
Университеттан алынган мәгълүматларга караганда, Энгель Таһиров бу югары бүләккә Иран һәм Төркия президентлары, Санкт-Петербург исемендәге дәүләт университеты ректоры һәм Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты ректоры лаек булганлыгын хәбәр иткән.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.