15 февраль көнне Казанда Сугышчы-интернационалист һәйкәле янында митинг була

2009 елның 11 феврале, чәршәмбе
Совет гаскәрләрен Ђфганстан Республикасыннан чыгаруга 20 ел тула. «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексы (Декабристлар ур., 2) каршындагы мәйданда урнаштырылган Сугышчы-интернационалист һәйкәле янында шул уңайдан 15 февральда үткәреләчәк митинг Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан оештырыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Казанлылар, шул рәвешле, 9 ел дәвамында барган Ђфган сугышында Совет армиясенең һәлак булган һәм хәбәрсез югалган 14,5 мең хәрби кешесенең рухына баш ияр өчен җыелачак. Казанның да шушы хәрби назагта 34 егете һәлак булган, 108е яраланган. Гомумән, республика башкаласының 2 меңнән артык солдаты һәм офицеры әлеге канкойгыч сугышта катнашкан, 275е «Батырлык өчен», «Хәрби хезмәт өчен» медальләре һәм 93е «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International