Р.Миңнеханов:“Быел юлларны карап тоту, төзекләндерү, төзү эшләре тулысынча башкарылачак”

2009 елның 11 феврале, чәршәмбе
2008 елда Татарстанда барлык программалар буенча юл эшләренә 13,7 млрд. сум бүлеп бирелгән. Шуның 3,1 млрд. сумы федераль әһәмияттәге юлларны төзекләндерү һәм карап тоту өчен федераль казнадан бирелгән. Федераль бюджеттан төбәк әһәмиятендәге юлларны төзү-төзекләндерү өчен субсидияләр рәвешендә 2 млрд. сум бүленгән. 8,6 млрд. сум исә республика казнасыннан тотылган. Бу финанслар узган ел республикада 355 км озынлыктагы юлны сафка бастыру, 360 км озынлыктагы юлны ремонтлау, 85 терлекчелек комплексына керү юллары салу, 3 күпер төзелешен башлау, 5 объектны сафка бастыру, 20 күперне ремонтлау һ.б. эшләрне башкару мөмкинлеге биргән. Бу хакта бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында министр Илдус Фәсхетдинов сөйләде.

2008 елда торак пунктларда юллар төзелеше, реконструкция буенча зур эшләр башкарылган. Бу максатларга барлык бюджетлардан 4,7 млрд. сум финанслар тотылган. Беренче тапкыр буларак, юлларны норматив хәлгә китерү, торак пунктларны төзеклектә тоту өчен муниципаль берәмлекләр максатчан рәвештә 1,5 млрд сум бүлеп биргән. Министр үз чыгышында юлларны реконстркуцияләүдә салкын ресайклинг ысулының зур сорау табуын ассызыклады. Узган ел шул ысул белән 53 км юл реконстркуцияләнсә, быел 58 км юлны сафка бастыру ниятләнә. Аның сүзләренә караганда, юлларның өслегендәге асфальтны алмаштыру юлны файдалану вакытын 2-3 елга озайтса, тирәнтен реконструкция аңа тагын 8-10 ел өзлексез хезмәт итәргә ярдәм итә. “Сыйфатлы юллар булсын дисәк, аларны саклау һәм ремонт эшләре өчен чараларны нәтиҗәле куллана белергә кирәк ”, - дип белдерде Илдус Фәсхетдинов.

Министр сүзләренә караганда, быел барлык программалар буенча Татарстанда юл эшләренә 12,9 млрд.сум финанслар каралган. Шуның 3,5 млрд. сумы РФ бюджетыннан федераль юлларга, субсидияләр рәвешендә 1,41 млрд сумы федераль казнадан төбәк юллары ( Казан объектларын да кертеп) төзелеше-реконструкциясенә, 7,99 млрд. сум торак пунктларга һәм терлекчелек пунктларына юллар сузу өчен ТР бюджетыннан биреләчәк. Федерль юлларда башкарылачак эшләр күләме сакланып калса да, аларны финанслау лимиты быел 15 процентка киметелгән. Субсидия күләменең дә шулкадәр үк кимүе көтелә. Быел федераль финанслау, узган ел белән чагыштырганда, шуңа 200 млн. сумга кимрәк булачак. Коллегия эшендә катнашкан Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, сумның очсызлана баруы шартларында, үзәкнең бу адымы аңлашылып җитмәсә дә, алга куйган бурычны үтәп чыгарга кирәк булачак. Ул быел юлларны карап тоту, төзекләндерү һәм төзү буенча республика программасы нигезендә расланган күләмнең тулысынча башкарылып чыгасын ышандырды. “Федераль бюджеттан күбрәк тә акчалар алып булыр иде. Моңа проектлау эшләрендә системалылык булмау комачаулый”, - ди Хөкүмәт башлыгы. Ул алга таба республикада проектлар эшләгәндә төзелүче юл комплекслары мөмкинлеген исәпкә алырга чакырды.

Премьер шулай ук республикада юллар төзелеше һәм аларны карап тоту буенча эшләрне тулысынча эченә алган “Татавтодор” җәмгыятенең төзелүен, бу өлкәдә төп куәтләрнең аңа берләштерелүен зур эш дип атады. Аның фикеренчә, бүгенге көндә компанияне дөрес итеп эш белән тәэмин итү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International