ТР Хөкүмәте белән Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт арасында Килешү имзаланды

2009 елның 11 феврале, чәршәмбе
10 февраль көнне Мәскәүдә ТР Хөкүмәте белән Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт арасында ТР хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар турындагы Килешүгә кул куелды. Документны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Юрий Герций имзалады, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Матбугат хезмәте. Шул рәвешле Татарстан Федераль хезмәт белән шундый эчтәлектәге Килешү имзалаган алтынчы төбәк булды.

Документ бер ел вакытка исәпләнгән. Ул глобаль финанс кризисының ТР га тискәре нәтиҗәләрен кисәтү буенча төбәк программасын федераль финанслауны күздә тота. Программаны финанслауның гомуми күләме 1,23 млрд. сум тәшкил итә. Шуның 1,1 млрд. сумын федераль казна, 119,8 млн. сумын ТР бюджеты күтәрәчәк.

Аны гамәлгә ашыру барышында, быел республикада 6500 кеше эшсез калу куркынычы чыга калу очрагы өчен алдан укытылачак. Бу максатларга федераль казнадан 70,1 млн. сум финанслар каралган. 50 мең кешене вакытлы, җәмәгать эш урыннары белән тәэмин итүгә, эш тәҗрибәсе туплау өчен стажировка оештыруга 880,4 млн. сум финанслар каралган. Шуның 819,6 млн.сумы субсидияләргә тотылачак. Башка урыннарга эшкә күченгән гражданнарга адреслы ярдәм өчен федераль казнадан 10 млн. сум бүлеп биреләчәк.

Бүген имзаланган Килешү кысаларында гамәлгә ашырылачак чаралар 2009 ел ахырына республикада теркәлгән эшсезләр санын икътисади актив гражданнарның 3,1 процентыннан арттырмау мөмкинлеген бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International