16 апрельдә Казанда “Корстон” кунакханә, сәүдә, күңел ачу үзәгендә “БДБ илләренең инновацион киңлеген үстерү. БДБ илләренең сәүдә-сәнәгать палатасы роле һәм урыны” Халыкара форумы ачылды.
Форумны ачу тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, РФ сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Евгений Примаков, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев катнашты.
Дәрәҗәле кунаклар чара башланганчы комплексның беренче катында урнаштырылган Татарстанның икътисади потенциалы күргәзмәсен карады. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов республиканың инновацион проектларын тәкъдим итте. Ул ТРның машина төзелешенә (авиа һәм автотөзелеш) нанотехнологияләр һәм наноматериаллар кертү турында һәм республикада “Халыкара нанотехнологияләр үзәге” проектын гамәлгә кую турында сөйләде.
ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов фонд булышлык күрсәтә торган перспективалы проектлар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, фондның мәгълүматлар базасында 2000нән артык проект бар, аларның 180ен фонд хуплый.
“2013 елгы Универсиада дирекциясе” МУП директоры Владимир Леонов Казанда булачак Универсиада проектын тәкъдим итте. Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында 170 илдән 10 мең кеше катнашыр дип көтелә. Уеннарны үткәрү өчен 64 спорт объекты файдаланылачак, аларның 28 әзер һәм тагын 38 корылманы төзергә кирәк.
“Хөрмәтле форумда катнашучылар, сезне сәламләвебезгә шатбыз. Татарстан БДБның башка дәүләтләре кебек Россиянең үзәгендә - Ауропа һәм Азия кисешкән урында урнашкан”, - дип билгеләп үтте форумны ачу тантанасында ТР Президенты.
Аның сүзләренчә, республика Көнбатыш белән Көнчыгышны бәйләүче звено булып тора һәм ике дөнья мәдәни традицияләрен һәм динен үстерә. Татарстан Россиянең фән һәм мәгариф, сәнәгать үзәкләренең берсе, бигрәктә нефть табу, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше өлкәсендә. 2008 елда ТРның тулаем төбәк продукты 930 млрд. сум тәшкил иткән, төп капиталга инвестицияләрне 268 млрд. сумга артырганнар.
Республика Ибашы Татарстанда 700 уртак предприятие эшләвен, шул исәптән 126 предприятие БДБ илләре бизнесы катнашында, дип билгеләп үтте. 2008 елда ТРның Тышкы сәүдә әйләнеше 21,3 млрд. АКШ доллары, шул исәптән БДБ илләре белән 2,8 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән.
ТР Президенты сүзләренчә, республика алдынгы халыкара оешмаларның, шул исәптән Бөтендөнья банкы һәм Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы тәҗрибәсен куллана.
“Безнең максат – Татарстанны инновацион үсеш республикасы итү. Без инновацион икътисадка басым ясыйбыз. Ул стратегия алымы”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, Татарстанның инновацион инфраструктурасын формалаштыру эшләре бара. Инвестиция системасы оештырылган, махсуслаштырылган инвестиция фондлары аның үзәк элементлары булып тора. Аларның бурычы – нәтиҗәле инновация проектларын финанслау механизмын эшләтеп җибәрү һәм ярдәм күрсәтү. Республикада технопарклар системасы эшли.
“Инновацион мәгариф системасын формалаштыруга җитди игътибар бирелә”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, үз эшләре белән икътисадны югары көндәшлеккә сәләтле итә торган халыкара дәрәҗәдә квалификацияле белгечләр әзерләү төп бурыч булып тора. 2006 елдан башлап республикада Россия һәм чит ил мәгариф үзәкләрендә кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү системасы эшли. Бу программа кысаларында 1300 кеше республика өчен перспективалы юнәлешләр буенча укыган.
ТР Инвестиция-венчур фонды талантлы яшьләрне ачыклау буенча зур эшләр башкара. Фонд конкурсларында ел саен Татарстаннан гына түгел, ә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән дә яшьләр катнаша.
“Инновацияләр өлкәсендә өметләрне кече һәм урта бизнес белән бәйлибез. Ул инновацион үсеш локомотивы”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. ТР Президенты сүзләренчә, 2008 елда ТРның тулаем төбәк продуктында кече бизнес өлеше 25 процент тәшкил иткән. 2010 елда ул 30 процентка җитәргә тиеш.
Республика Илбашы Татарстан икътисады үстерүнең тагын бер ноктасын билгеләп үтте, ул – “Алабуга” махсус икътисади зонасы. Хәзерге вакытта аның территориясендә 8 резидент теркәлгән, аларның икесе продукция чыгара.
ТР Президенты фикеренчә, инновацион үсеш Татарстанны үстерүдә озак елларга исәпләнгән өстенлек булырга тиеш.
Республика Илбашы “БДБ илләренең инновацион киңлеген үстерү” Халыкара форумы дөньяви финанс кризисы вакытында узуын билгеләп үтте. Нәкъ менә кризис вакытында модернизацияләү өчен яңа мөмкинлекләр пәйда була.
ТР Президенты форумда фикер алышулар вакытында әзерләнгән тәкъдимнәр инновацион икътисадның нигезен салу буенча эштә кирәкле булачагына өмет белдерде.
“БДБ илләренең инновацион киңлеген үстерү. БДБ илләренең сәүдә-сәнәгать палатасы роле һәм урыны” Халыкара форумының пленар утырышы һәм “түгәрәк өстәл”ләре 16–17 апрельдә була. Форумда дәүләт хакимияте органнары, халыкара оешмалар, БДБ илләреннән кече, урта һәм зур бизнесның 200 дән артык җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашачак.
Чара программасын һәм аның турында мәгълүматны www.forum-sng.ru адресы буенча форумның рәсми сайтында табарга мөмкин.