Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ОМОН белән ОМСН берләшеп, алар базасында махсус билгеләнешле үзәк булачак
2009 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус подразделениеләре - милициянең махсус билгеләнешле отряды (ОМСН, ә 2002 елга кадәр - СОБР) белән милициянең аерым билгеләнешле отряды (ОМОН) бер махсус билгеләнешле үзәккә (ЦСН) берләштерелеп, анда быел 1 апрельдән 2010 елның 1 апреленә кадәр эксперимент үткәрелә. Алдарак хәбәр ителгәнчә, шундый ук эксперимент, Татарстаннан кала, илнең тагын 3 төбәгенә - Алтай краена, Новосибирск һәм Түбән Новгород өлкәсенә дә кагыла. Аның нәтиҗәләре уңай булган очракта, алга таба Россиянең башка төбәкләрендә дә өлешчә (эксперимент рәвешендә) яки тулысынча гамәлгә кертү ниятләнә, дип игълан итте экспериментка эзерлек уңаеннан бүген Татарстан башкаласы Казанга килгән РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары Михаил Суходольский. ОМОН - массакүләм чаралар үткәргәндә җәмәгать тәртибен саклау милициясе отряды, ОМСН исә - җинаятьләр буенча эшли торган милиция отряды, һәр икесенең эш юнәлеше, кайбер функцияләре охшаш, аларны берләштерү дә шуннан чыгып отышлы санала.
Аның сүзләренчә, эксперимент милициянең махсус подразделениеләре сугышчан әзерлеген һәм мөмкинлеген үстерүне, мобильлеген арттыруны, шулай ук хезмәткәрләрнең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп оештырыла. Бу чаралар исә җәмәгать тәртибен саклау өлкәсендә һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә алар алдына куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә тулы мөмкинлек бирәчәк, дип саный милиция генерал-полковнигы М.Суходольский. “Болардан тыш, шушы чаралар барышында махсус подразделениеләр белән идарә итү системасы, аларны җәлеп итү тәртибе, матди-техник чаралар белән тәэмин ителеш оптимальләштереләчәк. Бердәм командалык булдырып, оператив идарә подразделениеләре, ягъни дежур частьлары белән штабларны һәм финанс, хокукый һ.б. структур подразделениеләрне шуңа кушу нәтиҗәсендә, хезмәткәрләр арасында законлылык саклану һәм дисциплинаның торышы, махсус подразделениеләрнең эшчәнлеге мәсьәләләре буенча контроль көчәйтеләчәк, эшчәнлектә яңа формалар һәм аларны куллануда методлар сынап каралачак”, - дип басым ясап әйтте ул.
Эксперимент өчен сайлап алынган 4 төбәк арасында Татарстанның да булуы исә, РФ Эчке эшләр министрлыгы вәкиле фикеренчә, менә нәрсәгә бәйле: республика кирәк булган матди-техник яктан тәэмин ителгән, эксперимент үткәрү һәм һөнәри әзерлек өчен шартлар бар, хезмәткәрләр өчен җиһазландырылган база гамәлдә, җитәкчелекнең, аерым алганда, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының потенциалы һәм абруе зур. “Татарстанда министрлык үзенең эшчәнлегендә фәнни егәрлекне дә файдалана белә. Бүген иртән әлеге министрлыкның укыту үзәгендә булганда пилотсыз гына эшли торган очкыч аппаратларны гамәлдә куллану үрнәкләрен үз күзләребез белән күрдек. Ул очкычлар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус билгеләнешле авиация отряды карамагында һәм андый техника Казандагы гыйльми коллектив көче белән барлыкка килгән - бу бик мөһим”, - дип аңлатты Михаил Суходольский. Шуларга өстәп, 2013 елда Казанда булачак Универсиада вакытында җәмәгать тәртибен саклау мәсьәләсе буенча РФ Эчке эшләр министрлыгында сүз булган, Татарстанда тупланылачак тәҗрибә исә 2014 елда Сочида Олимпия уеннары вакытында ярап куячак, дип саный Мәскәү кунагы.
РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары Михаил Суходольскийны Татарстанда эчке эшләр органнарының һәм аның махсус подразделениеләре эшчәнлеге белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм министрлык подразделениеләре җитәкчелеге таныштырып йөрде.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 19 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз