Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Семен Якупов Төркмәнстан президенты белән “Ефәк юлы” раллие хакында фикер алышты
2009 елның 11 феврале, чәршәмбе
Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов һәм “КАМАЗ–Мастер” командасы җитәкчесе Семен Якупов “Ефәк юлы” автораллиена әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта “КАМАЗ”ның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында Төркмәнстан башлыгы автозавод командасын һәм аның капитанын Көньяк Америкада беренче тапкыр узган “Дакар–2009” ралли–рейдында җиңүе белән котлады.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта команда җитәкчелеге яңа “Ефәк юлы” ралли–рейды маршрутын әзерләү белән шөгыльләнә. Бу процесс берничә сюрприз китерде инде. Аерым алганда, команда җитәкчелеге Чаллыны маршруттан төшереп калдырды. Бу хакта ярышларның башкарма директоры Сергей Гиря хәбәр итте.
“Трассаны ничек дәвам итү хакындагы мәсьәләне “КАМАЗ”ның генераль директоры Сергей Когогин белән инде берничә мәртәбә тикшердек, – диде Гиря. – Ђмма безнең алда шундый мәсьәлә тора – “КАМАЗ–Мастер”ның ярышларның оештыручысы булуы һәм әлеге узышларның потенциалын үз имиджын күтәрү өчен аңа трасса үткәрүе турындагы барлык мәсьәләләрне көн кадагыннан төшереп калдырырга кирәк”. “Ефәк юлы” ралли–рейдын оештыру комитеты рәисе һәм “КАМАЗ–Мастер” командасының алыштыргысыз җитәкчесе Семен Якупов кабул ителгән карарны дөрес дип саный.
Трассаның гомуми озынлыгы 4500 чакрым тәшкил итәчәк. 8 этапның гомуми озынлыгы 282–716 чакрым тәшкил итә, трассаның маршруты Россия (Казан – Чистай – Тоцк), Казакъстан (Каратүбә – Бейнеу – Яңа Њзән) һәм Төркмәнстан (Төркмәнбашы – Балканабад – Дәрваза – Ашхабад) аша уза. “Ефәк юлы” 5 сентябрьдә башланып, 13 сентябрьдә төгәлләнәчәк, дип хәбәр итә “Росбалт”.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 11 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз